Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2022, 13:14

Казан һәм «Сбербанк» шәһәрне цифрлаштыру һәм комплекслы үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

Документка шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин кул куйды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). Казан һәм «Сбербанк» икътисадны цифрлаштыру, шәһәрне комплекслы үстерү өлкәләрендә ике килешү төзеде. Документка бүген Башкарма комитетта Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин кул куйдылар.

Илсур Метшин һәм Александр Ведяхин беренче төзелгән килешү кысаларында Казанда цифрлы технологияләрне үстерү өлкәсендәге проектларны бергәләп гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Аерым алганда, шәһәр Мэриясенә «СберКорус»тан интеллектуаль идарә системасын, «Пульс» HR-платформасын, BI.ZONEдан киберкуркынычсызлык өчен продуктларны һәм башка идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм бурычларны үтәүне контрольдә тоту өчен автоматлаштырылган системалар кертү мөмкинлеге каралачак.

Александр Ведяхин ассызыклаганча, «Сбербанк» Казан белән күптәннән хезмәттәшлек итә, шул исәптән цифрлаштыру өлкәсендә. «Казан метрополитенының һәр турникетында, һәр трамвай һәм троллейбуста безнең юл йөрү өчен түләү системасы гамәлгә ашырылды. Казанның бер лицеенда «Сбер» «Мәгариф» дип аталган комплекслы тармак чишелешен гамәлгә кертте, ул керү контроленең биометрик системаларын, контактсыз термометрияне һәм интеллектуаль видеоаналитика белән видеокүзәтүне үз эченә ала. Казанда программистлар өчен «21 нче мәктәп» эшли, анда бер мең кеше белем ала. Ниһаять, без монда мөһим инвестпроектларга кредит бирәбез һәм иң эре салым түләүчеләрнең берсе булып торабыз. Бүген имзаланган килешүләр белән хезмәттәшлегебез яңа дәрәҗәгә чыга. Казанны бергәләп тагын да яхшырак итәчәгебезгә ышанам», – диде ул.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан өчен «Сбербанк» төрле проектларны гамәлгә ашырганда төп партнерларның берсе булып тора. «Хезмәттәшлек итү буенча без килешүгә ирешкән ике яңа юнәлеш шәһәр үсешендә әһәмиятле адымнар ясарга мөмкинлек бирәчәк. «Сбербанк» – хезмәтләрне цифрлаштыру өлкәсендә танылган лидер, һәм без аның белән хезмәттәшлек яңа технологияләр керткәндә, аерым алганда, дәүләт секторында киберкуркынычсызлык мәсьәләләрен хәл иткәндә, муниципаль процессларны һәм хезмәтләрне автоматлаштырганда, безнең өчен бик файдалы булыр дип ышанабыз», – дип билгеләде Мэр.

Икенче килешү «Сбербанк»ның шәһәр территориясендә финанслау буенча килешүләрне структурлаштыруда катнашуын күздә тота, шул исәптән елга порты, тимер юл вокзалы һәм Иделнең 10 чакрымлы яр буен комплекслы яңартуда, шулай ук «Ривьера» территориясендә Казансу елгасы яр буен үзләштерүдә. Әлеге проектларның гомуми бюджеты берничә дистә миллиард сум күләмендә бәяләнә.

Илсур Метшин ассызыклаганча, шәһәр территорияләрен яңарту якындагы елларга иң мөһим бурычларның берсе булып тора. «Без шулай ук инвесторлар катнашында елга порты янындагы территорияне комплекслы үстерү һәм «Ривьера» районында Казансу яр буен үзләштерү буенча партнерлык турында килештек. Безнең өчен бу территорияләр яңа үсеш нокталары булып тора, һәм «Сбербанк» ярдәме белән бу проектлар иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырылыр дип ышанабыз», – дип өметен белдерде Мэр.

Очрашуда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, «Сбербанк» ГАҖ вице-президенты, «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыятенең Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин, «Россия Сбербанкы»ның Идел-Нократ банкы идарәсе рәисе урынбасары, «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашты.

Видеорепортаж
20.05.2022 08:51
Казан Башкарма комитеты һәм «Россия Саклык банкы» ГАҖ арасында килешүләр имзаланды
Барлык яңалыклар