Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында коррупциягә каршы тематикага семинар узды. Чарада 80нән артык хезмәткәр катнашты. Лектор ролендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе Флер Баһаветдинов чыгыш ясады.
Спикер чарада катнашучыларга хезмәткәрләрнең чыгымнарын контрольдә тотуның үзенчәлекләре, прокуратура органнары эше һәм керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләрне корректлы тутыруның мөһимлеге турында сөйләде. Флер Нуретдинович катнашучыларга шулай ук коррупциягә каршы законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре турында да сөйләде. Хезмәткәрләргә коррупциягә каршы нормаларны бозган өчен аларга дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгы яный ала, дип искәрттеләр.
Чыгышының ахырында лектор аудиториянең күпсанлы сорауларына җентекләп җавап бирде. Киләсе атнада Казан башкарма комитетының башка структур бүлекчәләрендә дә шундый ук очрашулар планлаштырылган.