В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук турнир кысаларында Россия футболы йолдызлары, «Рубин» йолдызлары һәм форум дипломатлары арасында иптәшләр матчы узачак
14-17 май көннәрендә Казанда 10-11 яшьлек балалар арасында футбол турниры узачак. Ярышлар «Россия – ислам дөньясы: Kazan-Forum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында узачак. Ярышларда ислам хезмәттәшлеге оешмасының 8 иленнән балалар катнашачак.
Ярышлар «Аккош күле» бистәсенең матур урынында «Яшь гвардия» спорт лагере кырларында 7х7 форматында (капкачы һәм 6 кыр уенчысы) узачак, дип хәбәр итә Казанның физик культура һәм спорт комитеты.
Шулай ук балалар турниры кысаларында 16 майда иптәшләр матчы узачак, анда Россия футболы, «Рубин» йолдызлары һәм ислам хезмәттәшлеге илләре дипломатлары көч сынашачак.
Исегезгә төшерәбез, 13-18 май көннәрендә Казанда «Россия - ислам дөньясы: Kazan-Forum» XVI Халыкара икътисади форумы узачак, аның кысаларында киң программа әзерләнгән.