Бүгенгә күп фатирлы йортларның 80%-ы проблемаларны тиз һәм уңайлы хәл итәргә мөмкинлек бирә торган системага тоташтырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). «Ачык Казан» системасын эшләтеп җибәргәннән бирле 2012 елда шәһәр халкының 2,9 млн га якын гаризасы хәл ителгән. Аңа шәһәрнең күп фатирлы йортларның 80%-ында чисталык һәм тәртип өчен җавап бирүче идарәче оешмалар тоташтырылган. Алдынгы онлайн-сервис ярдәмендә казанлылар, мәсәлән, түбәдән агу, лифт яки домофон төзексезлеге, подъездда ут булмау, фатирда кинәт суны өзү, контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чарны вакытында чыгармау, подъездда җыештыру булмау һәм үз йортларындагы башка проблемалар турында хәбәр итә ала.
Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитетында бу системаның өстенлекләре нәрсәдә икәнен сөйләделәр, аның ничек эшләвен һәм «Халык контроле» белән бәйле булуын, ә иң мөһиме, шәһәр халкы ничек итеп үз идарәче компаниясен «Ачык Казан»га тоташтыра һәм гариза бирә алуын аңлаттылар.
«Ачык Казан» системасы кайчан барлыкка килде? Шәһәр халкы барыннан да ешрак нәрсәдән зарлана?
Система 2011 елда эшләнде, аннары «Мәскәү районының ТКХ» ИК базасында тест рәвешендә эшләтеп җибәрелде, ә 2012 елда «Ачык Казан» тулы көченә эшли башлады, аңа шәһәрнең барлык эре идарәче компанияләре кушылды. 2021 елның 30-нчы июненә кадәр 2 млн 926 мең 727 гариза кабул ителгән, 2 млн 879 мең 951-е үтәлгән.
Ел башыннан «Ачык Казан» системасына 145 мең 620 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 139 мең 618-е үтәлгән, 6002-се эштә. Иң күп гаризалар подъездда ут булмау, ишегалларын җыештыру, электр белән тәэмин итү, кайнар су температурасын бозу яки су белән тәэмин итү булмау, фатирда канәгатьләнерлек булмаган җылылык белән тәэмин итү, шулай ук вентильләрне алыштыру, салкын су белән тәэмин итү челтәрләрендә агымнарны бетерү, счетчикларны пломбалау зарурлыгы турында теркәлгән.
Система ничек эшли? Гариза аны биргән вакыттан алып, шәһәр кешесе мөрәҗәгать иткән проблеманы хәл итүгә кадәр нинди юл уза?
Халык «Ачык Казан» сайтында, кәрәзле кушымтада гариза яза яисә бердәм +7(843)236-41-23 телефон номеры буенча шалтырата ала. Гаризада, проблеманың сайлап алынган төренә карап, башкаруның норматив вакыты һәм үтәлеш өчен җаваплы идарәче оешма автомат рәвештә билгеләнә. Гариза төзелгәннән соң ук идарәче оешманың шәхси кабинетында күрсәтелә.
Аны алганнан соң идарәче оешма диспетчеры башкаручыны һәм подрядчы яки ресурслар белән тәэмин итүче җаваплы оешманы билгели. Аннары проблеманы турыдан-туры хәл итү башлана.
Шул рәвешле, бу системага мөрәҗәгать итү гаризаның теркәлеп, идарәче оешмага тапшырылуын гарантияли.
Көн дәвамында уртача күпме мөрәҗәгать килә, һәм алар кайсы вакыт эчендә хәл ителә?
Уртача көн саен «Ачык Казан» порталында 800-гә якын мөрәҗәгать теркәлә. Җылылык җибәрү чорында аларның саны 2,5 тапкырга, 2000-гә кадәр артырга мөмкин. Гаризаны хәл итүнең уртача вакыты – 27 сәгать, авариягә кагылышлы гаризаларга җавап бирүнең уртача вакыты – 30 минут.
«Ачык Казан» «Халык контроле» проекты белән ничек кисешә?
«Ачык Казан» «Халык контроле» белән торак-коммуналь мәсьәләләр буенча гаризалар өлешендә интеграцияләнгән. Республика проекты торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча гаризаларны, категорияләргә һәм эш төрләренә бүленмичә, бары тик «Ачык Казан» системасына тоташтырылган идарәче компанияләр буенча гына булдырырга мөмкинлек бирә. Төзелгәннән соң гариза автомат рәвештә «Ачык Казан»га эләгә һәм бу системада барлык этапларны уза.
«Ачык Казан» системасы интеграцияләү чорында «Халык контроле»ннән 28 мең 387 мөрәҗәгать кабул ителде һәм эшкәртелде.
Бүгенге көндә проектка Казанның күпме идарәче оешмалары тоташтырылган һәм аның өстенлекләре нидә?
Июнь ахырына булган мәгълүматларга караганда, «Ачык Казан»га 43 идарәче компания һәм 3 Торак милекчеләре ширкәте тоташтырылган, алар күпфатирлы йортларның 80%-ына хезмәт күрсәтә. Барлыгы Казан шәһәрендә 127 идарәче компания һәм 789 Торак милекчеләре ширкәте бар.
Система ярдәмендә эшләү халыкка гына түгел, идарәче оешмаларның үзләренә дә отышлы. Шулай итеп, аларның үз диспетчерына йөкләнеш кими, халык бит гаризаларны «Ачык Казан» сайтында яки call-үзәк аша шәхси кабинетта калдыра ала. Моннан тыш, система ярдәмендә халыкка планлаштырыла торган өзүләр турында хәбәр итәргә мөмкин. Һәм шунысы да мөһим, рәсми шәһәр порталы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге башка инстанцияләргә һәм күзәтчелек органнарына шикаятьләр санын киметергә мөмкинлек бирә.
Әмма «Ачык Казан»га кушылырга ашыкмаган идарәче оешмалар да бар. Беренчедән, аларның кешеләр белән турыдан-туры элемтәсе җайга салынган – мөрәҗәгатьләр белән эшләүнең үз системасы, Торак милекчеләре ширкәте рәисе телефонының туры номеры яки мессенджердагы гомуми чат булуы.
Икенчедән, кайбер идарәче оешма җитәкчеләре таләпчән яшәүчеләрдән артык шикаятьләр килүдән, шулай ук шәһәр администрациясе контроленнән курка.
Үз идарәче компанияңне системага ничек тоташтырырга? Йортта яшәүчеләр бу процедураны башлап җибәрә аламы?
Йортта яшәүчеләр үз идарәче компаниясен «Ачык Казан» системасына тоташтыруны тәкъдим итә ала. Моның өчен коллектив хат белән идарә итүче оешма җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тоташтыру турында карар кабул ителгәннән соң, ИК вәкиленә Система сайтына тоташу өчен гариза тутырырга кирәк, шуннан соң техник ярдәм хезмәткәрләре идарә итүче оешма белән элемтәгә керәчәк, бөтен кирәкле мәгълүматны сораячак, системага мәгълүматлар кертәчәк һәм идарәче компания хезмәткәрләрен өйрәтәчәк.