Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2025, 15:13

Казанлылар «Елки-палки» акциясе кысаларында эшкәртүгә 3000 нән артык ылыслы агач тапшырган

Барлыкка килгән йомычканы шәһәр паркларын төзекләндергәндә кулланачаклар

Казанда «Елки-палки» акциясе тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча, шәһәр халкы 3000 нән артык ылыслы агачны эшкәртүгә тапшырган. 13 февральдән шәһәрнең барлык районнарында 14 кабул итү пункты тәүлек буе эшләде.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң калган чыршылар, наратлар һәм ак чыршыларны «ТКХП» идарәче компаниясенең «Җыю ноктасы»на җибәргәннәр (Васильченко урамында) һәм йомычка итеп эшкәрткәннәр. Аны туфракка мульча җәйгәндә һәм сукмакларга сибү өчен кулланалар, шулай ук материал белән барлык теләүчеләр белән бүлешәчәкләр. Эксперимент сыйфатында йомычканың бер өлешен компостлаштырачаклар һәм алга таба Урицкий исемендәге парктагы җәмәгать бакчасы түтәлләре өчен ашлама буларак кулланачаклар.

Акция Казан мэриясе һәм «ТКХП» ИК тарафыннан «Чиста уеннар – Татарстан» проекты белән берлектә үткәрелә, бу «Экологик иминлек» милли проектының максатларына һәм бурычларына җавап бирә. Өстәмә мәгълүматны @elky_palki_bot телеграм-ботында белергә мөмкин.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан мэры Илсур Метшин разведчик Әхмәров урамындагы «Елки-палки» акциясенең популяр мәйданчыкларының берсендә булган. Узган ел Казан халкы 2,5 мең тирәсе ылыслы агач җыйган.

Барлык яңалыклар