Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2019, 13:24

Казанлылар күпфатирлы йортларның ишегалларында ремонт эшләренең өстенлекле төрләрен билгеләячәк

Республикада барлыгы гомуми мәйданы 68,5 млн. кв.м булган 8861 күп фатирлы йорт ишегалды исәпләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). 8-нче сентябрьгә кадәр Татарстан һәм аның башкаласы халкы күпфатирлы йортларның ишегалларында ремонт эшләренең өстенлекле төрләрен билгели алачак. Бу эшләр «Безнең ишегалды» республика программасының беренче проектына керәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

«Кичәге көннән алып 8-нче сентябрьгә кадәр фатирлар буенча анкеталар таратыла. Аларда бер генә сорау бар: «Санап үтелгән эшләрнең кайсы төрен сез иң өстенлекле дип саныйсыз?». Без халыкка әлеге эш төрләре янәшәсенә 1-дән алып 10-га кадәрге сан куярга тәкъдим итәбез», - дип аңлатты журналистларга Н.Фишман-Бекмамбетова. Халыктан тутырылган бланкларны сайлау участокларына 8-нче сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә китерүне сорыйлар.

Шул рәвешле анкета тутыруны Татарстанның 18 торак пунктында башлап җибәрделәр: 14 зур шәһәрдә, шул исәптән Казанда һәм 4 бистәдә. Спикер аңлатканча, биредә республиканың күп фатирлы йортлаырның 90%-тан артыгы урнашкан.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча ноябрьдә өстенлекле эшләр исемлеге белән беренче проект формалаштырылачак. Президент ярдәмчесе билгеләп үткәнчә, соңрак һәр ишегалдында иҗтимагый фикер алышулар узачак.

Брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, мәҗбүри эшләр арасында ишегалларындагы юлларга һәм тротуарларга асфальт җәю, борт ташын урнаштыру, коеларны алыштыру, ут баганаларын яңарту яки яңаларын кую да бар. «Эскәмияләр урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын төзекләндерү, территорияне яшелләндерү, балалар һәм спорт мәйданчыкларын урнаштыру аерым карарлар таләп итә», – диде ул.

Бүгенге көндә «Безнең ишегалды» республика проекты кысаларында инвентаризация тәмамланды. Республикада барлыгы гомуми мәйданы 68,5 млн. кв.м булган 8861 күп фатирлы йорт ишегалды исәпләнә, шуларның 3172-се - Казанда. Йорт яны территорияләрен төзекләндерү өч ел эчендә тәмамланыр дип планлаштырыла. Программаны тормышка ашыру өчен 50 млрд. сум бүлеп бирелә.

Барлык яңалыклар