Катнашу өчен теркәлергә кирәк
Казансу елгасы яр буенда чәршәмбе, 7 майда, традицион прованс петанк уены сезоны ачылачак. Җиңүчеләр оештыручылардан бүләкләр алачак.
Петанк – ул төгәллеккә шарлар ыргыту буенча традицион прованс уен. Анда теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен ике кешедән команда җыярга, яки урында кулдаш табарга, һәм сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
Катнашучылар «Урам» экстрим-паркы янындагы волейбол мәйданчыгы янында җыела. Ярышлар 18:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, Казансу елгасы яр буенда йөгерүчеләр өчен экоюл барлыкка килде, аны булдыру өчен 30 тонна иске автомобиль шиннары кулланылды. Кичә Казанда узган Казан марафонында катнашучылар яңа юлны сынап карадылар инде.