Шәһәрдә үткәрелә торган эшләр турында халык программаның кураторы Арина Петрова, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Марат Закировтан беләчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). 7 нче июльдә «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров шәһәр халкы өчен экскурсия үткәрәчәкләр. Алар казанлыларга Мехчылар урамындагы 2, 2а, 4, 4а номерлы йортлар территорияләрен төзекләндерү барышы турында сөйләячәкләр.
Казанлылар әлеге ишегалды мисалында парковка өчен урынның ничек сайлануын, юкка чыгарылган агачлар урынына яңа агачларның ничек утыртылуын, юл «пирогы»ның нәрсә икәнлеген, торак булмаган биналарны демонтажлау һәм сүтү эшләре ни рәвешле башкарылуын беләчәк. Экскурсиядә шәһәр халкы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, ә балалар үзбушаткыч һәм асфальт җәйгеч руле артына утырып карый алачак.
Экскурсия 18.00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны –Девятаев урамы, 7 нче йорт. Алдан теркәлү буенча керү ирекле, дип хәбәр иттеләр «Безнең ишегалды» программасының Telegram-каналында.
Фестивальгә 18:00 дән 19:00 гә кадәр йомгаклар ясалачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.