В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Линиядә 5 минут 33 секунд интервалы белән 10 вагон йөриячәк
Казан метрополитенында поездлар хәрәкәте графигы үзгәрде. Эш көннәрендә иртәнге һәм кичке пик сәгатьләрдә линиягә 5 минут 33 секунд интервалы белән 10 вагон чыгачак.
Җәйге эш режимына күчү пассажирлар агымы кимү белән бәйле, ул якынча 25 августка кадәр дәвам итәчәк. «Бигрәк тә эш көннәрендә, бу – яллар, каникуллар һәм эшлекле активлыкның гомуми кимүе белән бәйле», – дип хәбәр итте «Метроэлектротранс» МУП.
Узган елның көз башыннан бирле көн саен иртәнге һәм кичке пик сәгатьләрдә 5 минут аралык белән 11 поезд линиягә чыккан. Бу күбрәк ташу сәләте һәм платформаларны тиз бушату өчен кирәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан метрополитенында соңгы ике атна эчендә 540 м сары кисәтү полосалары яңартылган. «Метроэлектротранс» МУП белгечләре «Горки», «Әмәт» һәм «Яшьлек» станцияләрендә эшләр башкардылар.