В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чебоксарда узган Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышында әлеге инициатива белән ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин чыгыш ясады
Фото: Марат Мөгыйнов
Төбәкләрнең һәм муниципалитетларның караучысыз калган хайваннар белән эшләү өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе беренчел әһәмияткә ия, чөнки ул торак пунктларда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру һәм аларның иминлеген тәэмин итү белән бәйле. Әлеге өлкәдәге проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулларын эшләү өчен төбәкләр һәм шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнү мөһим, дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.
ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары шәһәрдә 2021 елда мэр Илсур Метшин инициативасы белән төзелгән «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» масштаблы программасы гамәлдә булуын сөйләде. Бу еллар эчендә урамда караучысыз калган хайваннар һәм кешеләргә карата агрессивлык күрсәтү белән бәйле очраклар саны өчтән бер өлешкә диярлек кимегән. Тоту, стерильләштерү, вакцинацияләү, иреккә җибәрү программасы аша барлыгы 12 213 хуҗасыз эт узган. Хайваннарның күбесе элеккеге яшәү урынына кайтарылган, 449 эт белгечләр тарафыннан агрессив дип танылган һәм приютта яшәргә калдырылган, 972 эт үзенә яңа хуҗа тапкан. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, уңай динамика проблеманы хәл итүдә сайланган күпвекторлы комплекслы алымның дөреслеген раслый.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Казанның муниципалитетлар өчен караучысыз калган хайваннар белән эшләү буенча комплекслы программа булдыру турындагы тәкъдиме беркетмәгә кертелде. Яңа документ ярдәмендә җирле хакимият органнары урамнарда караучысыз калган хайваннар көтүенең барлыкка килү нәтиҗәләре белән түгел, ә бәлки сәбәпләре белән уңышлы эшли алачак.
РФнең башка төбәкләре һәм шәһәрләре вәкилләре дә хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендәге тәҗрибәләре турында сөйләде.