Казан «Заманча шартларда җирле бюджетлар» XVIII Бөтенроссия конференциясе кысаларында «Җәмәгать финанслар белән идарә итү өлкәсендә Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» Бөтенроссия конкурсының «Кадрлар белән эшләүне иң яхшы оештырган өчен» номинациясендә җиңү яулады. Конкурста илнең 67 субъектыннан 350дән артык муниципаль берәмлек катнашты. Бүләкләү тантанасы бүген 5 июньдә Мәскәүдә узды. Диплом һәм Мактау грамотасын Ирек Мөхәммәтшинга «Бюджет» нәшрият йортының берләштерелгән редакциясе җитәкчесе, конкурсның башкарма директоры Дзгоев Валерий Дмитриевич һәм Россия финансчылар берлеге президенты Максимова Надежда Сергеевна тапшырды.
Казанның җиңүе шәһәр буенча кадрлар сәясәтен оештыруның югары дәрәҗәсен күрсәтте, шул исәптән финанс идарәсендә дә. Татарстан Республикасы башкаласы конкурста хезмәткәрләрне сайлап алу, укыту һәм үстерү буенча заманча алымнар, шулай ук мотивация һәм һөнәри үсешнең нәтиҗәле системасын формалаштыру белән билгеләп үтелде.
Башкарма комитетның Финанс идарәсендә 77 хезмәткәр эшли, 4 хезмәткәр «ТР Атказанган икътисадчысы» исеменә ия. Ел саен хезмәткәрләр арасында аттестация үткәрелә, шулай ук алар квалификация күтәрү программаларын узалар һәм өстәмә һөнәри белем алалар.
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин һәм беренче урынбасары Александр Рассихин даими рәвештә студентлар белән очрашулар үткәрә, һөнәри үсеш мәсьәләләре турында фикер алыша һәм киңәшләр белән уртаклаша. Бер ел эчендә финанс идарәсенә югары уку йортларын тәмамлаган 3 студент эшкә алынган, ә 20дән артык студент стажировка һәм диплом алды практикасы узган, шулай ук студентлар шәһәр бюджеты мәсьәләләре буенча гавами тыңлауларда катнашуга җәлеп ителә.
«Җәмәгать финанслар белән идарә итү өлкәсендә Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» Бөтенроссия конкурсы 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм илнең төрле төбәкләреннән йөзләгән муниципалитетларны берләштерә. Жюри конкурсантларны бюджет керемнәре, чыгымнары, муниципаль милек белән идарә итү сыйфатын, шулай ук кадрлар белән эшләүне оештыруны да кертеп, кайбер критерийлар буенча бәяләде.