В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр үз эченә үзәк җылытуны, фасадларны һәм түбәләрне яңартуны, шулай ук лифтларны алыштыруны ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында торак йортларны капиталь ремонтлау 85% ка тәмамланган. Программага барлыгы 50 объект кертелгән.
Эшләр үз эченә үзәк җылытуны, фасадларны һәм түбәләрне ремонтлауны һәм лифтларны алыштыруны ала, дип хәбәр иттеләр район администрациясендә.
Узган атнада тулаем Казан буенча торак фондын капиталь ремонтлау 76,1% ка башкарылган дип хәбәр ителгән иде. Агымдагы елда 217 күп фатирлы йорт яңартылачак, шул исәптән 31 е – узган елларда экономияләү хисабына. 18 объектта эш комплекслы алып барылачак.