В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер төзүчеләр бинаның керү төркемен һәм фасадын яңарталар
Фото: Денис Гордийко
Хәзер төзүчеләр хирургия бүлеген, рентген кабинетын, керү төркемен һәм бина фасадын ремонтлыйлар.
Элегрәк алар стационарның биш катын: гематология, гинекология, пульмонология, терапия, неврология бүлекләрен һәм лор-бүлекне яңартканнар.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда 16 нчы шәһәр хастаханәсенең икенче корпусы капиталь ремонтланды. Ремонт вакытында корпуста түбә, инженерлык челтәрләре алыштырылды, яңа җиһазлар һәм мебель урнаштырылды, һәр палатада бәдрәф барлыкка килде. Яңартылган медицина учреждениесендә шәһәр мэры Илсур Метшин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин булдылар.
Быел шулай ук Чабакса поселогында гомуми практика табибы һәм педиатр офисы ачу, Борисоглебский поселогында табиб амбулаториясе төзү, 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзи башлау планлаштырыла. Моннан тыш, 2024 елда Казанда иң зур поликлиника ачылачак – Салават Күперендәге медицина учреждениесе 60 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.