Төзекләндерү эшләре барышы белән бүген ТР башкаласы Мэры И.Метшин танышып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Ксения Швецова). Яңа уку елына Казанда Гвардия ур., 61 адресы буенча урнашкан 4-нче балалар сәнгать мәктәбен капиталь төзекләндереп бетерәчәкләр. Бу - шәһәрдәге ярты гасырлык тарихы булган иң борынгы мәктәпләрнең берсе һәм өстәмә белем бирү объекты, анда республика программасы буенча комплекслы капиталь төзекләндерү үткәрелә. Төзекләндерү эшләре барышы белән бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин танышып кайтты. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, элек барлык көчләр мәгариф мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына капиталь төзекләндерү ясау өчен юнәлтелгән, һәм хәзер, кискен проблемалар бетерелгәч, шәһәрдә сәнгать һәм музыка мәктәпләрен төзекләндерүгә тотынганнар.
«Эшләр тәмамланганнан соң биредә балалар өчен бөтенләй башка шартлар булдырылачак. Бу бик мөһим, чөнки үсеп килүче буынның сәнгать белеме белән кызыксынуы һәрвакыт арта бара», - диде шәһәр башлыгы.
Мәктәпне тәмамлаучыларның 40%-ы үз тормышын сәнгать белән бәйли һәм профильле вузларга керә
4-нче сәнгать мәктәбе 1964 елда ачылган. Ярты гасыр эчендә биредә ике мең тирәсе кеше белем алган, аларның күбесе төрле дәрәҗәдәге бәйге һәм күргәзмәләрнең лауреаты һәм дипломанты булган.
Шул ук мәктәпне тәмамлаган мәктәп директоры Лада Выборнова әйтүенчә, бүгенге көндә учреждениедә 600-дән артык кеше белем ала: 201 - бюджет юнәлешендә һәм 400-гә якын бюджеттан тыш. «Бюджеттан тыш тармакта бездә 6 яшьтән зурраклар һәм 90 яшькә кадәрге өлкәннәр белем ала. Аларның күбесе һәрвакыт рәсем ясарга хыялланган һәм моңа бары тик җитлеккән елларда гына батырчылык иткән», - дип билгеләде Л.Выборнова. Укучылар белем ала торган төп юнәлеш - рәсем сәнгате, шулай ук батик техникасында дәресләр, дизайн нигезләре буенча дәресләр үткәрелә, ә югары сыйныфларда балалар компьютер дизайнын өйрәнәләр.
«Соңгы 5-10 елда сәнгать юнәлеше белән кызыксыну ничек үзгәрде?», - дип сорады Мэр мәктәп директорыннан. «Кызыксыну арта - бездә һәрвакыт бер урынга 4 кеше дәгъва итте, ә хәзер 5 кеше дә булгалый», - дип җавап бирде Л.Выборнова. Уку биш елга исәпләнгән, ул тәмамланганнан соң 40% укучы үз тормышын сәнгать белән бәйли - профильле һөнәри уку йортларына һәм югары уку йортларына керә, дип өстәде ул.
«Бу зур процент. Әгәр спорт секцияләрен алсак, анда һөнәри спортка чыгу проценты күпкә азрак», - дип билгеләде Мэр. Сәнгать юнәлеше белән кызыксыну бу мәктәптә генә түгел, шәһәр буенча да күзәтелә, дип өстәде ул. «Дизайн, ландшафт дизайны, архитектура - бүгенге көнгә бик кирәкле юнәлешләр, - диде шәһәр башлыгы. - Балалар яхшы хезмәт хакы булган, перспективалы һөнәрләр ала, кызыклы иҗат эше белән шөгыльләнәләр. 1-нче сентябрьгә төзүчеләр белән бергә әлеге мәктәптә яхшы төзекләндерү ясаячакбыз һәм балалар өчен бөтенләй башка шартлар тудырачакбыз. Шулай да яхшы шартларда иҗат итәргә кирәк».
Интерьердагы минимализм һәм фасадтагы пиксель Давид
Бүгенге көндә сәнгать мәктәбе урнашкан бина 1995 елда төзелгән, аның гомуми мәйданы 400,6 кв.м. Республика бюджетыннан һәм РФ Мәдәният министрлыгы бюджетыннан финансланган капиталь төзекләндерү агымдагы елның апрелендә башланган. Реконструкция проекты авторы Андрей Шишкин сөйләгәнчә, төзекләндерүдән соң уку процессы өчен билгеләнгән мәйданны арттырырга мөмкин булачак. «Җентекле анализ үткәрдек һәм әлеге планлаштыруны үзгәртергә мөмкин булуын аңладык. Без административ өлешнең ярдәмче бүлмәләрен кулландык, санитария-гигиена зонасын тулысынча эшкәрттек, төп керү урынын күчердек. Нәтиҗәдә бинада тагын бер өстәмә сыйныф оештырылачак», - дип сөйләде А.Шишкин.
Дизайнның төп принцибы - эшләү һәм укыту өчен уңайлы интерьер, дип сөйләде шәһәр башлыгына архитектор, дизайнер Руслан Гыйльманов. «Зур һәм якты детальләрдән башка, күңелле минималистик заманча база белән интерьер булдырырга планлаштырабыз, - дип уртаклашты ул. - Асылда бу аерым сыйныфлар булган зур уку корпусы булачак һәм бинаның коридорлары булачак импровизацияләнгән галереяда эшләрне экспонат итү мөмкинлеге булачак. Биредә чуар детальләр юк, аның каравы табигый һәм ясалма яктырту белән уңайлы эш өчен бөтен нәрсә дә бар. Барысы да максималь гади, функциональ һәм матур». Гомуми зоналарда ак төстәге нейтраль стеналардан тыш, гипстан эшләр контраст булсын өчен, соры төс кулланылачак, дип өстәде Р.Гыйльманов.
Бинаның силикат кирпечтән эшләнгән фасадын архитекторлар гадәти булмаган рәсем белән бизәргә тәкъдим итә - проект авторлары уйлавынча, бу Давид патшаның баш сурәте булачак. «Кагыйдә буларак, барлык сәнгать мәктәпләрендә дә Давид башын сызып, рәсем ясарга, пропорцияләр үтәргә өйрәнәләр, - дип билгеләде Р.Гыйльманов. - Без кирпеч модуленә ясалган рәсемне җайлаштырырга телибез - ягъни, заманча цифрлы эпохага сылтама буларак, пиксель Давид килеп чыгачак».
«Барысы да карандаштан башлана - теләсә нинди каралама, теләсә нинди проект, рәсем, - дип өстәде шәһәрнең баш рәссамы, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая. - Бу сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә якын булыр дип уйлыйм».
Мэр архитекторлар идеясен хуплады һәм фасадтагы рәсем Россия мәктәпләрендә белем бирүгә якын килүнең үзенчәлеген ассызыклаячак, дип билгеләде. «Россия сәнгать мәктәпләренең аермасы шунда, бездә укытучылар элеккечә балаларны карандаш белән ясарга өйрәтәләр. Күп кенә чит ил мәктәпләрендә укыту компьютерда ук алып барыла, - диде И.Метшин. - Бу - безнең совет чорыннан сакланып калган үзенчәлекле алым һәм өстенлегебез».
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты.