Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2021, 11:09

1 сентябрьгә Казанның 41 номерлы мәктәбендә мәктәп рестораны һәм яңа спорт мәйданчыгы җиһазландырылачак

Ремонт эшләре барышын Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тотты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Ксения Швецова). Казанның Вахитов районына караган 41-нче номерлы мәктәбендә яңа уку елына ашханә уңайлы мәктәп ресторанына әвереләчәк. Хәзер азык-төлек блогында төшке аш залы мәйданын киңәйтәләр, шуның исәбенә утырту урыннары саны 150-дән 180-гә кадәр артачак. Моннан тыш, 1-нче сентябрьдә укучыларны тагын бер бүләк көтә – быел мәктәп территориясендә баскетбол боҗралары һәм куркынычсыз өслекле заманча спорт мәйданчыгы төзелде. Бүген ремонт эшләре барышын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тотты.

Вентиляция һәм канализация системаларын алыштыру, яңа җиһазлар һәм мебель: азык-төлек блогын ремонтлауны август уртасына тәмамларга планлаштыралар

Һади Такташ урамы, 81 адресы буенча урнашкан мәктәп 1966 елда төзелгән, бүген биредә 680-нән артык кеше укый. Капремонт 2007 елда үткәрелгән, әмма ашханәне дә яңарту кирәк булган. «Бу ашханәдә иске паркет идәннәр, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү проблемалары бар иде. Тышкы кыяфәте дә борчуга сала торган иде, – дип сөйләде Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина. – Хәзер биредә шактый зур эшләр бара, әмма без подрядчының аларны вакытында башкарып чыгачагына шикләнмибез». Эшләрне август уртасында тәмамлау планлаштырыла.

Ашханәдә вентиляция системасын, канализация һәм җылылык челтәрләрен тулысынча алыштыралар. Шулай ук тарату линиясе яңартылачак, диварлар, түшәмнәр, идәннәр ремонтланачак. Бинада тәрәзәләрне тулысынча алыштырганнар, якын арада җиһазлар сатып алачаклар һәм суыткыч җиһазларын өлешчә яңартачаклар, дип өстәде Р.Мөхәммәтшина.

Рөстәм Гафаров капремонттан соң утырту урыннары саны артамы дип кызыксынды. Департамент директоры аңлатканча, эшләр башланганчы ашханәдә утырту урыннары белән бәйле вәзгыять канәгатьләнерлек булган – бер сменада укучы укучыларга алар җитәрлек булган. Ремонттан соң утырту урыннары саны 150-дән 180-гә кадәр артачак – яңа мәйданнар кушылу исәбенә. Бу төшке аш залын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк – гадәти ашханә заманча мәктәп ресторанына әвереләчәк.

Проект буенча ашханә һәм актлар залы берләштерелгән, шуңа күрә ремонт барышында төшке аш залы да, сәхнә дә яңартыла – алар бердәм стильдә ясалачак. Чаралар уздырганда бинада жалюзи кулланылачак, ул ашханәне тамаша залыннан аерып торачак.

«Бер зур зал килеп чыгачак, анда бер үк вакытта сәхнә дә, кухня да булачак. Уртада – күп функцияле киңлек, аны тамашачылар өчен зал да, төшке аш залы буларак та кулланырга мөмкин, – дип өстәде Р.Мөхәммәтшина. – Бина төрле функцияләргә җайлаштырылачак».

Бинаның төсле бизәлеше мәктәп хезмәткәрләре белән килештерелгән, алар аксыл көрән-зәйтүн тоннарында эшләнгән дизайн-проектка өстенлек биргәннәр.

Моннан тыш, департамент директоры ашханә бинасын матурлау өчен сәхнәнең арткы диварын бизәргә тәкъдим итте. «Мәсәлән, 93-нче номерлы гимназиядә бу диварга мәктәп гербын урнаштырдылар, бик матур килеп чыкты», – дип өстәде ул. Р.Гафаров бу идеяне хуплады һәм дизайнны эшләп бетерергә кушты.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 43 мәктәп ашханәсен ремонтлауга быел 297,4 млн сум акча бүлеп бирелгән. Утырту урыннары саны 2730-га артачак, шулардан 1750 урын – ремонт һәм 980 урын – яңа мәктәпләр исәбенә. Моннан тыш, мәктәп рестораннары саны 66-дан 112-гә кадәр артачак.

Быел Казанда дүрт универсаль спорт мәйданчыгы төзекләндереләчәк

Ашханәдән соң Башкарма комитет башлыгы 2019 елда ремонтланган спорт залын карады. Ике ел дәвамында аны эксплуатацияләгәндә башкарылган эшләрнең сыйфаты расланды – спорт залының торышы барлык таләпләргә җавап бирә. «1-нче сентябрьгә кадәр ашханәдәге кебек үк, спорт залында да вентиляция эшен тагын бер кат тикшерергә кирәк», – диде Р.Гафаров.

Яңа уку елында укучыларны тагын бер сюрприз көтә – уку йорты территориясендә заманча спорт мәйданчыгы төзеделәр, баскетбол уйнау өчен боҗралар урнаштырдылар. Башкарма комитет башлыгы яшь спортчыларга уңайлы булсын өчен юлны өстәмә рәвештә төзекләндерергә, шулай ук бу һәм башка мәктәпләр укучылары теләсә кайсы вакытта баскетбол уйный алсын өчен тәүлек буе яктыртуны карарга кушты.

Быел Казанда республика программасы буенча барысы дүрт спорт мәйданчыгы төзиләр, дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. «Әлеге мәктәптән тыш, мини-футбол өчен тагын ике мәйданчык 65-нче номерлы мәктәп һәм «Ак бүре» спорт мәктәбе территориясендә төзеләчәк. Тагын бер баскетбол-волейбол мәйданчыгы 43-нче номерлы мәктәп территориясендә барлыкка килде», – дип өстәде А.Салихов.

Исегезгә төшерәбез, универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү буенча республика программасы 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Казанда 2020 елга кадәр 299 млн сумлык 118 спорт мәйданчыгы төзелде һәм файдалануга тапшырылды, шул исәптән узган ел – 10 спорт мәйданчыгы.

Күчмә киңәшмәдә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов катнашты.

Фоторепортаж
Рөстәм Гафаров 41-нче номерлы мәктәптә ашханәне ремонтлау барышы белән танышты
Видеорепортаж
27.07.2021 09:28
Рөстәм Гафаров 41-нче номерлы мәктәптә ашханәне ремонтлау барышы белән танышты
Барлык яңалыклар