Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2025, 11:59

Илья Вольфсон һәм Айрат Фәезов 107 нче номерлы гимназиянең профильле «Шәһәр идарәсе» сыйныфында беренче ачык дәрес үткәрде

Алар 10 сыйныф укучылары белән шәһәр мохитен формалаштыру мәсьәләләре һәм төп кешелек кыйммәтләре хакында фикер алышты

107 нче номерлы гимназиянең профильле «Шәһәр идарәсе. Казан командасы» сыйныфында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм «Иске шәһәр» территориясе префекты Айрат Фәезов беренче ачык дәрес үткәрде. Җитәкчеләр 10 нчы сыйныф укучылары белән «яхшы район» төшенчәсенең нәрсә аңлатуын, Казандагы һәрбер микрорайонның нәрсәсе белән үзенчәлекле булуын ачыкладылар һәм укучыларның нинди үзгәрешләр кертергә теләве белән кызыксындылар.

Айрат Фәезов сүзләренчә, хәзерге Казан – ул 20 еллык системалы эш нәтиҗәсе. Шәһәрдә төзекләндерү өлкәсендә «Йөз сквер», «Яшел рекорд», «Безнең ишегалды» кебек программалар гамәлгә ашырылган. Шушы вакыт аралыгында 169 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, 800 меңнән артык агач, 670 мең куак утыртылган. Нәтиҗәдә, яшеллек 500 гектарга арткан.

Укучыларга Казанда 18 млн кв.метрга якын торак төзелүе, 4 мең йортның капиталь төзекләндерелүе, 85% ка якын юлларның тәртипкә китерелүе һәм 2278 ишегалдының төзекләндерелүе хакында мәгълүмат бирде җитәкчеләр. Халык саны 1 млн 318 мең 604 кешегә җиткән, үсеш күрсәткечләре 208 мең 600 кешене тәшкил иткән, ә гомер озынлыгы 76,6 яшькә кадәр арткан.

Шулай ук экспертлар мәктәп укучыларына территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләләре һәм шәһәр үсешенә кагылышлы барлык эшләрнең нигезендә төп кешелек кыйммәтләре хәл иткеч роль уйнавы турында аңлаттылар. «Торак мәсьәләсе, социаль инфраструктура, транспорт, инженерлык челтәрләре һәм яшел зоналар алдан уйланылып планлаштырылган очракта без искергән кварталларны уңайлы районнарга әйләндерә алабыз», – дип ассызыклады Айрат Фәезов һәм Родина урамындагы, Вознесение трактындагы сәнәгать зоналарының күз алдында ничек уңай якка үзгәрүен, шулай ук Идел елгасы ярында гамәлгә ашырыла торган «Яңа порт» проектын мисал итеп китерде.

Илья Вольфсон мәктәп укучыларына төзекләндерү мәсьәләләре өлкәсендә бер йорт белән генә чикләнеп калмыйча, территорияләрне комплекслы үстерү кирәклеген аңлатты.

«Шәһәр мохитенең сыйфатын арттыру территорияләрне комплекслы үстерүнең төп принцибы булып тора. Шәһәр хакимияте, инвесторлар һәм калада яшәүче халык исә процесста катнашучылар санала. Торак йортлары туза барган районнарны «яшәртергә» кирәк: шәһәр читендә яңа йортлар төзү генә җитми, булган кварталларны яңарту мөһим», - диде ул.

Дәүләт Думасы депутаты торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, парк зоналары һәм матур яр буе төзелешен күздә тоткан Яңа Порт территориясен үстерү стратегиясе турында сөйләде.

«Әлбәттә, мондый үзгәрешләр беренче булып күзгә ташланса да, шәһәр мохитен үстерү – ул әле парклар һәм скверлар булдыру гына дигән сүз түгел», – диде чара кунаклары һәм Татарстан башкаласында гамәлгә ашырылган уңышлы эшләр турында фикер алыштылар.

Соңгы 20 елда Казанда 146 балалар бакчасы һәм 96 мәктәп төзелгән, 41 балалар бакчасы һәм 181 мәктәп төзекләндерелгән. Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү өчен 70 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, 13 хастаханә һәм заманча корпус төзелгән, 72 сәламәтлек саклау объекты төзекләндерелгән. Мәдәни һәм туристлык инфраструктурасын үстерү нәтиҗәсендә Казан ел саен 4,5 млн туристны кабул итә.

Башкарылган әлеге эшләр нәтиҗәсендә Казан Россиядә иң яхшы үсештә булган башкалалар исемлегендә һәм «акыллы шәһәрләр» рейтингында лидер булып тора. Шәһәр инновацияләре буенча Гуанчжоу халыкара премиясе шорт-исемлегенә кергән һәм Booking.com. броньлау хезмәте версиясе буенча дөньядагы иң чиста биш шәһәрнең берсе дип танылган башкала.

Исегезгә төшерәбез, Яңа Савин районында урнашкан 107 нче номерлы гимназиядә профильле беренче «Шәһәр идарәсе. Казан командасы» сыйныфы ачылды. Казан Мэриясе тарафыннан шәһәр белән идарә итү өчен кадрлар резервын булдыру стратегиясенең бер өлеше буларак гамәлгә ашырыла торган үзенчәлекле белем бирү проектында гимназиянең 10 сыйныфындагы 30 укучы катнаша.

Барлык яңалыклар