Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2025, 13:47

Илсур Метшин: «Горький шоссесын төзекләндерү шәһәр тарихына кереп калачак»

Киров һәм Мәскәү районнарында 22 километрдан артык юл, 47 торак йорт яңартылган һәм 9 яңа бина файдалануга тапшырылган

Киров һәм Мәскәү районнарында заманча күп фатирлы йортлар бик тиз төзелә. 2024 елда тугыз яңа күпфатирлы йортлар кертелде. 47 бина капиталь ремонтланган. Ә шәһәрнең бу өлешендә юл инфраструктурасын яхшырту соңгы елларда иң күләмлесе булып чыкты. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә районнар администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, Горький шоссесын төзекләндерүне төгәлләү шәһәр тарихына иң эре һәм катлаулы юл проектларының берсе буларак кереп калачак. Бүгенге көндә бу сыйфатлы һәм имин юл, ул Киров районын гына түгел, Казан агломерациясенең көнбатыш өлешен дә үстерүне тәэмин итә. Магистраль шәһәр үзәгенә кадәр бару вакытын сизелерлек кыскартты, күп елларга алга китешен тәэмин итте.

Узган ел районнарда гомуми озынлыгы 22 километрдан артык булган 733 мең квадрат метрдан артык юл өслеге яңартылган. «Нурихан Фәттах урамындагы төзекләндерелгән юл өчен халыктан аерым рәхмәт сүзләре алабыз. Ул Салават Күпере микрорайонында яшәүче 30 меңнән артык кеше өчен үзәк юл булып тора», — дип сөйләде Владимир Жаворонков. Ә Затонская урамын төзәтү тимер юл кичүенә керү юлларын торгызырга мөмкинлек бирде.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Киров һәм Мәскәү районнарында гомуми мәйданы 122 мең кв.м булган 1627 фатирлы тугыз яңа йорт тапшырылган. Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 430 мең квадрат метрдан артык булган 5445 фатирлы тагын 19 күпфатирлы йорт төзелешенә рөхсәт бирелгән. Шуларның җидесен агымдагы елда тапшыру планлаштырыла.

47 йортта капиталь ремонт ясалган. Фасадларны яңартудан тыш, биналарда инженер системалары, түбәләр, керү төркемнәре алыштырылган. Шулай итеп, 8,5 мең кеше өчен яшәү шартлары яхшыртылган.

Моннан тыш, районнарның торак массивларында заманча 10 чүп җыю мәйданчыгы төзелде, дип билгеләп үтте хакимият башлыгы.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.02.2025
Барлык яңалыклар