Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2018, 11:11

Илсур Метшин 20 номерлы сырхауханә каршындагы хатын-кызлар консультациясен капиталь төзекләндерү эшләре барышын тикшерде

Казан Мэры эшләрне 1 декабрьгә тәмамларга кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Алсу Сафина). Казанда сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләр гөрләгән учреждениеләрнең берсе – 20 номерлы сырхауханә каршындагы хатын-кызлар консультациясе. Ул Совет районының 60 меңгә якын хатын-кызына хезмәт күрсәтә. Төзекләндерү бар көченә баруга карамастан, консультация бер көн дә эшен туктатып тормаган. Эшләр барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Ул булачак әниләр белән аралашты, учреждениене көтәчәк үзгәрешләрне белде һәм подрядчыларга төзекләндерүне 1 декабрьгә тәмамларга кушты.

Хатын-кызлар консультациясе 20-нче сырхауханә составына керә. Төп бина Академик Сахаров, 23 адресы буенча урнашкан, филиалларының берсе – Ломжа ур., 5. Биредә терапевтлар һәм тар белгечләр кабул итә. Әлеге биналарда капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган һәм “Кунакчыл сырхауханә” стандартлары кертелгән. Моннан кала, сырхауханә составына күптән түгел Вознесенское бистәсендә ачылган табиб офисы керде.

Быел капиталь төзекләндерү эшләре барган хатын-кызлар консультациясе 2004 елдан Х.Бигичев, 13а адресы буенча урнашкан торак йортның беренче катында урнашкан һәм 877 кв.м мәйдан алып тора. Төзекләндерү эшләренә 18 млн сум бүленгән. Подрядчы – “РСС инжиниринг” ҖЧҖ, субподрядчы – “ЛестаСтрой” ҖЧҖ, проектлау оешмасы – “Союз Строй Проект” ҖЧҖ.

Төзекләндерү эшләре июньдә башланды. Масштаблы эшләргә карамастан, консультация үз эшен туктатып тормый, дип сөйләде консультация мөдире Ирина Волохова.

Хатын-кызлар консультациясе сменага 135 планлы тикшеренүгә исәпләнгән. Бүген консультация 57,7 меңнән артык хатын-кызга хезмәт күрсәтә. “60 меңгә якын – бу бер шәһәр!”, - диде Илсур Метшин. Мөдир сүзләре буенча, узган елда консультация пациентларында 1700 бала туган.

Шәһәр башлыгы берничә пациент – булачак әниләр белән аралашты. Алар төзекләндерү эшләренә бик шат булуларын сөйләде. “Төзекләндерү эшләре барышын тикшерергә килдек, сезнең икенче һәм өченче бала табу вакытына биредә башка төрле шартлар булачак”, - диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин игътибар иткәнчә, Казанда тагын да тузган хатын-кызлар консультацияләре булган. Шәһәр башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның амбулатор-сырхауханә учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эшләрен башкару турындагы карары өчен рәхмәтен белдерде. “Моның кадәр эш башкарып булачагына ышанмаган идек. Әмма, әйтелде – эшләнде. Быел программа төгәлләнә”, - диде шәһәр башлыгы. Ул подрядчыларга төзекләндерүне 1 декабрьгә тәмамларга кушты.

Чарада Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев һ.б. катнашты.

Искәртергә кирәк, ике ел эчендә Казанда 16 олылар сырхауханәсенең (32 объект) һәм 9 балалар сырхауханәсенең (20 объект) 52 беренче звено объекты капиталь төзекләндереләчәк.

Фоторепортаж
Х.Бигичев ур., 13а адресы буенча урнашкан хатын-кызлар консультациясендә капиталь төзекләндерү эшләре барышын тикшерү
Видеорепортаж
17.08.2018 11:13
Х.Бигичев ур., 13а адресы буенча урнашкан хатын-кызлар консультациясендә капиталь төзекләндерү эшләре барышын тикшерү
Барлык яңалыклар