В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда чәчәк түтәлләре, кашпо, күләмле композицияләр бу җәйге сезонда 6 мең кв.м мәйданны алып торачак
Бу җәйге сезонда Казанның 59 урамын чәчәк түтәлләре белән бизәячәкләр. Традиция буенча алар Пушкин, Лобачевский, Ершов, Павлюхин урамнарында, Оренбург трактында һәм башка урамнарда барлыкка киләчәк. Бизәүнең гомуми мәйданы 6 мең кв.м тәшкил итәчәк, бу максатларга 55 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
«Төзекләндерү предприятиеләре тарафыннан зур һәм мөһим эш оештырылган. Яшеллек, бигрәк тә чәчәкләр утырту шәһәребезнең матурлыгына нык тәэсир ясый, аны дустанә, матур һәм караулы итә. Мәйданнар һәм урамнар чәчәкләрдән башка музыкасыз бәйрәм кебек. Бу музыканың артуына мин бик шат. Бу эштә төзекләндерү предприятиеләре генә түгел, бизнес та катнаша. Бу – шәһәрдә хезмәт куючыларның зур, бердәм эше», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәрне чәчәкләр белән бизәү буенча подрядчы булып «Горводзеленхоз» МУП тресты тора. Үсемлекләрнең ассортиментын сайлау һәм чәчәк бакчаларының дизайннарын эшләү белән предприятие архитекторлары шөгыльләнә.
«Башка предприятиеләр дә шәһәрне карап тотуда һәм бизәүдә катнашса да, чәчәкләр буенча нәкъ менә «Горводзеленхоз» белгечләре – безнең төп кешеләр. Системалы эштән тыш, алар процесска иҗади якын киләләр. Ниндидер композицияләр генә түгел, аннары без социаль челтәрләрдә шәһәр кешеләреннән һәм туристлардан күргән фигуралар да барлыкка килә. Без күптән инде Роза Шәрифулла кызын мөмкин кадәр күбрәк күпьеллык чәчәкләр утыртырга өндәгән идек (мөх. иск. - «Горводзеленхоз» тресты җитәкчесе). Бу бик хуҗалыклы һәм сакчыл караш, ул шәһәрдә тренд булыр, дип ышанам», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Чәчәкләр белән бизәү – шәһәрнең иң мөһим юнәлеше. Инде болай да югары булган планкага карамастан, Казан барыбер бу юнәлештә Мәскәүнең иң яхшы практикаларын үзләштерә. «Башкала безгә тренд бирә, әмма безнең мөмкинлекләр шәһәр янчыгының калынлыгына бәйле. Шуңа да карамастан, без бәя һәм сыйфат нисбәте буенча чемпионлык өчен көрәшә алабыз», – дип өстәде Илсур Метшин.
Бүгенге көндә чәчәк композицияләренә төп таләпләр арасында – пропорциональлек, сызыкларның гармониялелеге һәм үсемлекләрнең таләпчән булмавы. Бөтен вегетация чоры дәвамында үсемлекләрне карау оештырылачак. Белгечләр туфракны йомшарту, утау һәм су сибү, шулай ук тукландыру һәм чәчәкләр утыртылган туфракны чистарту эшләрен башкарачаклар.
1 меңнән артык чәчәкле кашпоны төп магистральләр яисә 22 урам – Кремль, Декабристлар, Вишневский, Камалиев, Павлюхин, Оренбург тракты буйлап элеп куячаклар. Бу максатлар өчен барлыгы 14 мең ампель петуния кулланылачак.
63 чәчәк фигурасыннан тагын 20 күләмле композиция шәһәрнең төрле районнарында урнаштырылачак. Аларны спорт объектлары янындагы гадәти мәйданчыкларда һәм юллар буенда күрергә мөмкин булачак: «ФИФА дивары», «Бутса», «Сыбызгы», «Чәчәкле агач», «Алиса в стране чудес», «Туп», «Барс», «Аккошлар», «Шарлар».
«Чәчәк түтәлләре, фигуралар һәм композицияләр ел саен Казанда җәй символына әверелә. Шәһәр кунаклары үзләре белән якты истәлекләр алып китә, ә халык көн саен чын мәгънәсендә «чәчәк аткан Казан» белән ләззәтләнә ала», – дип йомгаклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.