Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.07.2023, 14:19

Илсур Метшин Ершов урамында светофор урнаштыру турында: «Беренче чиратта кешеләр турында уйларга кирәк булган очрак»

«Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы» тукталышы паркны реконструкцияләү вакытында юл хәрәкәте уңае буенча 300 метрга күчерелде

Фото: Денис Гордийко

Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль, Татьяна Марюхова). Узган атнада Горький паркының керү төркемен төзекләндерү башлануга бәйле рәвештә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җәяүлеләр агымнарын өйрәнергә, шулай ук Ершов урамында җир асты кичүен реконструкцияләү вакытында светофор урнаштырырга кушты. Ул сишәмбе, 11 нче июльдә эшли башлаячак.

«Узган атнада мин Ершов урамындагы җәяүлеләр кичүе ябылу сәбәпле берьюлы берничә шикаять алдым. Без кешеләргә әйләнеп узарга тәкъдим иттек – Зинин урамына кадәр 300 метр. Бу катгый нормативлар турында гына түгел, әлбәттә, алар барысы да кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга юнәлдерелгән, ә иң беренче чиратта кешеләр турында уйларга кирәк булган очрак. Миңа да катнашырга, анда светофор урнаштыру турында шәхси йөкләмәләр бирергә туры килде», - дип ризасызлыгын белдерде шәһәр башлыгы.

Җир асты кичүе ябылганнан соң Казан кунакларына һәм халкына Ершов урамын үтүнең ике варианты тәкъдим ителде: Зинин урамы белән киселештә яки Горький урамы белән киселештә. Ике кичү тә җәмәгать транспорты тукталышыннан шактый ераклыкта. Бу уңайдан шәһәр Мэрының интернет-кабул итү бүлмәсенә күп санлы мөрәҗәгатьләр килде. Халык аңлатмалы мәгълүматның булмавына ризасызлык белдергән. Кайбер кешеләр хәтта куркыныч юл аша йөгерә башлаганнар.

«Залда тәҗрибәле җитәкчеләр утыра һәм нидер кабул иткәнче, зинһар, ун тапкыр үлчәгез, бер тапкыр карар кабул итегез. Һәм икенчесе – халыкка алдан ук чикләүләрне тәфсилләп аңлатырга кирәк. Бу вакытлыча кыенлыклар һәм уңайсызлыклар, без капиталь ремонтны беренче чиратта әлеге юлдан һәм тукталыш павильоныннан көн саен файдаланучы кешеләр хакына ясыйбыз. Алга таба безнең эштә андый хәлләр булмасын», - дип йомгаклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Горький исемендәге паркның керү төркемен реконструкцияләү апрельдә үк башланды. Эш тәмамланганнан соң, мәйдан эскәмияләр, өстәлләр һәм күләгә булдыручы япмалар белән актив ял итү зонасы булачак. Бер киң баскычтан ике баскыч ясаячаклар, аларны җәяүлеләр агымын төгәл бүләргә ярдәм итәчәк яшел зоналар аерачак. Төзекләндерү проекты шулай ук тукталыш павильонын яңартуны күздә тота. Совет власте өчен һәлак булганнар стеласы һәм Билгесез Солдатка һәйкәл үзгәрешсез калачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.07.2023
Барлык яңалыклар