Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2019, 15:06

Илсур Метшин торакларны капиталь төзекләндерү турында: «Әлеге бурычны шәһәр халкы белән бердәм команда буларак хәл итәргә кирәк»

Өч ел эчендә Казанда 5 млрд. сумга 757 күпфатирлы йортка капиталь төзекләндерү ясалган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Ксения Швецова). Өч ел эчендә Казанда 5 млрд. сумга 757 күпфатирлы йортка капиталь төзекләндерү ясалган. Торак фондын яңарту нәтиҗәсендә 75 меңгә якын кеше торак шартларын яхшырткан. Капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруда халыкның фикере мөһим роль уйный, дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы халык белән эшләү планы буенча фикер алышырга һәм үткәрелгән капиталь төзекләндерүгә карата барлык шелтәләргә оператив җавап бирергә кушты.

«Мәсьәләне бердәм команда булып хәл иткән вакытта гына яхшы нәтиҗәгә ирешә алачакбыз»

Казанда капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләде. «Өч ел эчендә шәһәрдә 217 түбә, 383 лифт алмаштырылды, 181 күп фатирлы йорт подъездларын ремонтладык, 366 һава торышын көйләү җайланмасы урнаштырдык, 1102 йортта кайнар су белән тәэмин итү системасын модернизацияләдек», - дип сөйләде ул.

Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча акчалар экономияләнде, ул 3 ел эчендә программага өстәмә рәвештә капиталь ремонт үткәрүгә мохтаҗ булган 27 күпфатирлы йортны кертергә мөмкинлек бирде». Быел шундый тугыз йорт ремонтланды, дип билгеләп үтте Дмитрий Анисимов.

Программаның уңышлы тормышка ашырылуы халыкның кызыксынуына бәйле, дип ассызыклады Илсур Метшин. «Без вакыт-вакыт ремонтланган объектларны карыйбыз. Йорт буенча җаваплы кешеләрне һәм битараф булмаган шәһәрлеләрне күрүебез бик сөендерә. Актив шәһәрлеләр - үз территорияләренең чын хуҗалары һәм безнең төп ярдәмчеләребез, - диде Мэр. – Күптән түгел генә Мәскәү районында булдык – анда йортлар буенча җаваплы кешеләр 60 елдан артык яши. Хәзер алар инде олы яшьтә, әмма шундый ук активлар һәм күтәренке күңеллеләр. Алар һәр слесарьны, эретеп ябыштыручыны фамилияләп  беләләр. Бердәм бурычны команда белән хәл иткәндә генә яхшы нәтиҗәгә ирешеп була».

Агымдагы елда программа буенча 1,8 млрд сумга 239 йорт төзекләндерелгән.

«Форс-мажорлар килеп чыкса, тиз арада реакция белдерергә кирәк!»

Узган елдан башлап Казанда подрядчы оешмаларны сайлау буенча электрон аукционнар үткәрелә башлады, дип искәртте Д.Анисимов. Быел беренче аукционнар март башында үткәрелде, һәм инде ай азагында, килешүләр төзеп, подрядчы оешмалар эшкә кереште.

Бүгенге көндә шәһәр буенча ремонт эшләре 99,7%-ка башкарылган. Тагын өч объект буенча эшләр тәмамланып килә: Патрис Лумумба ур., 44, Карл Маркс ур., 44а, Сафиуллин ур., 6. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе сүзләренә караганда, аукционны соң үткәрү сәбәпле, әлеге объектларда эшләр озакка сузылган.

«Кабул итү комиссияләре 239 йортның 236-сында үткәрелде. 228 йорт буенча файдалануга тапшыру актларына кул куелды. Калган йортлар буенча кисәтүләрне бетерү тәмамланып килә, шуннан соң файдалануга тапшыру актлары рәсмиләштереләчәк», - дип хәбәр итте Д.Анисимов.

Проект-смета документациясен эшләгәндә, проект оешмалары белән беррәттән, идарәче компаниянең процесста төп катнашучы булуы яңалыкларның берсе булып тора. Нәтиҗәдә, кабат экспертизага җибәрелгән йортлар саны кимеде, дип билгеләп үтте спикер.

Әмма проблемалы моментлардан башка да булмый. Шулай итеп, быел Рихард Зорге, 93а һәм Сабан ур., 3 адресы буенча урнашкан ике йортта түбә ремонтлау буенча технологик процесс бозылган. Нәтиҗәдә 60 фатирны су баскан. «Подрядчы оешмаларга куелган штраф санкцияләреннән тыш, алар тарафыннан халыкка салынган зыянны бетерү буенча да эш алып барыла», - диде Д.Анисимов.

«Мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Ләкин форс-мажорлар кайдадыр килеп чыкса, тиз арада реакция белдерергә кирәк, – дип шәрехләде И.Метшин. – Мондый хәлләрдән соң килеп чыккан уңайсызлыклар өчен гафу үтенергә кирәк. Без һәр объектта ремонтны контрольдә тота алмыйбыз, шуңа күрә иң яхшы күзәтчелек – подрядчы намусы, идарәче компания һәм битараф булмаган шәһәрлеләр үзләре. Барлык мәсьәләләрне дә халык белән диалогта хәл итәргә кирәк. Бүген, программаны тормышка ашырудан соң берничә ел үткәч, без ышаныч белән, әлеге эшнең системалы, аңлаешлы һәм сизелерлек нәтиҗәләр бирүен әйтә алабыз. Контрольне киметмәчегезне, шәһәр һәм аның халкы өчен мөһим программаны дәвам итүегезне сорыйм», - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.11.2019
Видеорепортаж
25.11.2019 12:40
Өч ел эчендә Казандагы 757 йортка капиталь төзекләндерү ясалган
Барлык яңалыклар