Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2018, 11:46

Илсур Метшин: "Без яңа шартларда эшләргә һәм подрядчылардан сыйфат һәм сроклар үтәлешен таләп итәргә өйрәндек"

Киләсе елга капиталь төзекләндерү программасына 396 йорт кертергә планлаштырыла.

(Казан шәһәре  KZN.RU, 12-нче ноябрь, Ксения Швецова). 2019 елда капиталь төзекләндерү программасына 396 йорт кертергә планлаштырыла. Әлеге программаны гамәлгә ашыру барышы турында бүген эшлекле дүшәмбедә ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләде.

11 ел эчендә Казанда 2717 йорт капиталь төзекләндерелде, 544 мең казанлы яңа шартларда яши башлады. Быел программага 431 йорт кертелгән, эшләрне финанслау күләме 1,9 млрд сум тәшкил итә.  Тагын 145 йорт буенча киләсе елга  проект-смета эшләре башкарыла.

Күп фатирлы йортларның капиталь төзекләндерү эшләрен быел 41 подрядчы оешма башкара. ТКХ комитеты рәисе сүзләре буенча, барлык эшләрне 1 декабрьгә кадәр тәмамларга планлаштырыла. организация.

Быел капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру темплары бераз кимегән. Бу подрядчы оешмаларны сайлау барышы үзгәрү белән бәйле. Хәзер подрядчыны электрон аукцион ярдәмендә билгелиләр. Бернигә карамастан, Татарстан башкаласы төзекләндерелгән торак фонд саны буенча башка миллионлы шәһәрләрдән алда бара, дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин. "Үзгәрешләрдән беркемгә дә язшырак булмады. Ләкин без беренчеләрдән булып яңа шартларда эшләргә, подрядчылареы сайларга, алардан сыйфат һәм сроклар үтәлешен таләп итәргә өйрәндек. Бу эшне алдан башлавыгызны сорыйм", - диде И.Метшин.

Д.Анисимов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә капиталь төзекләндерү буенча эшләрнең үтәлеше 85,95% тәшкил итә.

Хәзерге вакытта киләсе елга программа формалаштырыла. "2019 елга программага 396 йорт кертергә планлаштырыла", - диде чыгыш ясаучы.
Фоторепортаж
Видеорепортаж
12.11.2018 11:14
Казанда торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләре 85,95% тәмамланган
Барлык яңалыклар