Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2020, 12:01

Илсур Метшин: «Тасма» спорт мәктәбендә капиталь төзекләндерү уку елы башлануга тәмамланырга тиеш»

Объекттагы төзекләндерү эшләре барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь, Алена Мирошниченко). Казанның «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбендә быел стадионда дзюдо залы һәм җиңел атлетика сукмаклары капиталь төзекләндереләчәк, ә 2021 елда аның территориясендә дзюдо үзәге төзү планлаштырыла. Объекттагы төзекләндерү эшләре барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты. Шәһәр башлыгы шулай ук мәктәп спортчылары һәм тренерлары белән аралашты.

«Татарстан башкаласы балалары лаеклы шартларда шөгыльләнергә тиеш, - диде Илсур Метшин. - Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, гамәлдәге программаларны туктатып кына калмыйча, 2021 елга заманча дзюдо үзәге төзи башларга йөкләмә бирүе өчен рәхмәт. Монда яңа чемпионнар үсәчәк, һәм әлеге спорт төренә тагын да күбрәк бала киләчәк».

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов Мэрга Гагарин урамындагы дзюдо залы бинасы 1976 елда төзелгән, соңгы тапкыр төзекләндерү 2007 елда үткәрелгән, дип сөйләде.

«Барлык челтәрләрне, түбәләрне, эчке бүлмәләрне төзекләндерәчәкләр. Дзюдо өчен билгеләнгән хатын-кызларның яңа  чишенү-киенү урыны, махсус җиһазлар барлыкка киләчәк», - диде А.Салихов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, гамәлдә булган үзизоляция режимына бәйле рәвештә төзекләндерү эшләре туктатылган, ләкин бер ай элек яңартылган. Бүгенге көнгә түбә 50 процентка алыштырылган, залның үзен төзекләндерү, чишенү урыннарын һәм административ биналарны ремонтлау эшләре бара, электромонтаж эшләре алып барыла, җылыту системасын монтажлау башланган. Шулай ук фасадны төзекләндерү дә күздә тотыла. Эшләрне август ахырына төгәлләү планлаштырыла. Шәһәр башлыгы билгеләнгән срокларны төгәл үтәргә кушты.

Хәзер «Спорт - тормыш нормасы» илкүләм проекты кысаларында спорт мәктәбе территориясендә шулай ук йөгерү сукмакларын алыштыралар, дип сөйләде шәһәр Мэрына «Тасма» спорт мәктәбе директоры, Россиянең атказанган тренеры Резеда Шурыгина. «Аларның саны элеккечә калачак - әйләнә буенча 4 йөгерү сукмагы һәм йөз метрга йөгерү өчен 6 сукмак. Хәзер инде асфальт катлам салынды, июль уртасына якынча резина өслек киләчәк һәм бер атнадан юллар әзер булачак», - дип билгеләде ул.

Ә 2021 елда спорт мәктәбе территориясендә 250 кеше сыйдырышлы тамаша залы һәм өч тата сыйдырышлы дзюдо үзәге төзү планлаштырыла. Бер үк вакытта анда 60 кеше шөгыльләнә алачак, дип хәбәр итте Р.Шурыгина. Проект эшләре инде алып барыла.

Спорт мәктәбенең тарихы 1959 елда - В.В.Куйбышев исемендәге химия заводының физик культура коллективы оешканда башлана. «Тасма» җитештерү берләшмәсе каршында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе төзелгән. Бүгенге көндә биредә дзюдо, җиңел атлетика, футбол, җәядән ату бүлекләре эшләп килә. 2002 елда Олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе статусын җиңел атлетика бүлеге алды, 2018 елда - җәядән ату. Әлеге статусны шулай ук дзюдо бүлегенә дә бирү планлаштырыла.

«Тасма» спорт мәктәбендә барлыгы 1014 кеше шөгыльләнә, алар белән 32 тренер эшли. Эшчәнлеге дәвамында бер РФ һәм ТР атказанган спорт мастеры, 4 халыкара класслы спорт мастеры, 62 СССР һәм Россия спорт мастеры, 80 спорт мастерына кандидат әзерләнгән.

Илсур Метшин танылган спортчылар белән аралашты. Алар арасында Паралимпия уеннарында җиңү яулаган җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге җиңүчесе Полина Платонова, җәядән ату буенча Россия беренчелеге җиңүчесе, шулай ук РФ җыелма командасы әгъзасы Никита Вахромеев, җәядән ату буенча Европа беренчелеге җиңүчесе, халыкара класслы спорт мастеры Дарья Орешникова бар. Казан Мэры спорт мәктәбенең тренерлар составы тәҗрибәсен билгеләп үтте. «Сез күп чемпионнар әзерләгән спорт җәмгыятенең җитлеккән, тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы спорт мәктәбе директорына. - Сез безнең өчен - алтын фонд».

«Безнең өчен, һичшиксез, балаларның бөтенроссия ярышларында һәм илебездән читтә җиңүе мөһим. Әмма безнең төп бурычыбыз - сәламәт буын тәрбияләү. Балалар күбрәк спорт, физкультура белән шөгыльләнсен, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары булсын һәм әлеге  күнекмәләрен олы тормышта да дәвам итсеннәр өчен тырышлык куярга кирәк. Универсиадага кадәр спорт белән системалы рәвештә 18% казанлы шөгыльләнгән. Бүген без 50% күрсәткечкә якынаеп киләбез. Пандемиядән соң спорт белән шөгыльләнүчеләр саны тагын да артыр дип уйлыйм», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Фоторепортаж
Илсур Метшин «Тасма» спорт мәктәбендәге төзекләндерү эшләре барышы белән танышып кайтты
Видеорепортаж
05.06.2020 11:50
Илсур Метшин «Тасма» спорт мәктәбендәге төзекләндерү эшләре барышы белән танышып кайтты
Барлык яңалыклар