Юл эшләре нәтиҗәләре һәм планнары: Магистраль урамы антирейтингтан иң яхшылар рейтингына күчәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль, Ксения Швецова). Юл челтәре, социаль инфраструктура һәм җәмәгать киңлекләре үсешенә көчле этәргеч булып футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү торды. Юл капламын яңарту барышы турында бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Мундиаль башланыр алдыннан Бондаренко урамы буенча С.Хәким урамыннан Солдат урамына кадәр, яңа юл төзелде. Чыгыш ясаучы искәртеп үткәнчә, моның өчен 5 торак йортны сүтәргә (аларда яшәүчеләрне башка торакка күчерергә), су, электр белән тәэмин итү, канализация һәм элемтә челтәрләрен үзгәртеп урнаштырырга туры килде. Нәтиҗәдә урамда 4 полоса юл, җәяүлеләр сукмаклары ике яклап та яктырту барлыкка килде.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, Казанда яңартылган урамнарның күпчелеге – футбол буенча дөнья чемпионаты мирасы. “Һәркем мундиальнең юл челтәренә йогынтысын сизгәндер дип уйлыйм. Һәр хәлдә кунакчыллык маршрутлары, үзәк урамнар үзгәрде. Ә боларны җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы белән кушсак, нәтиҗә искиткеч булачак. Декабристлар урамын гына игътибар итегез – күңелсез җәяүлеләр зонасы булган урында матур бульвар һәм уңайлы юл урам комплексы булды. Бу безне алга барырга, яңа нәтиҗәләргә этәрә”, - диде И.Куляжев.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында барлыгы 36 шәһәр һәм 9 бистә юлы төзекләндерлгән. Эшләр дәвам итә, төзекләндерү эшләре үзәктә генә башкарылмый. Мәсәлән, иң начар Магистраль урамы да төзекләндерелә. Бу урамда капиталь төзекләндерү эшләре 20 елдан артык башкарылмаган, быел бу максатларда 622,8 млн сум бүленгән. Бүгенге көндә эшләрнең 60% эшләгән. Октябрь азагына 3,2 километрлы Магистраль урамы 4 полосалы, җәяүлеләр сукмаклы, куркынычсыз юл хәрәкәте элементлы урам була. Анда 11 яңа җәмәгать транспорты тукталышлары һшм 89 энергия саклый торган фонарьлар урнаштырылачак. “Бу урам интернетта иң популяр рейтингларны җитәкләде. Хәзер ул башка рейтингка, Казанның иң яхшы урамы буларак, керер дип өметләнәм”, - диде И.Куляжев.
Искәртергә кирәк, юлларны капиталь төзекләндерү эшләренә быел 5,5 млрд сум бүленде.