В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Административ-хуҗалык блогын капиталь төзекләндергәннән соң 470 яшь спортчының үз базасы барлыкка киләчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Алинә Бережная). Казанда ел ахырына кадәр Яңа Савин районында «Савиново» футбол спорт мәктәбенең административ-хуҗалык блогын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Спорт мәктәбендә 470 яшь бала шөгыльләнә, шул исәптән ишетү сәләте бозылган балалар. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә Казанның яшь спортчыларының бөтен кирәкле җиһазлар белән үз базасы барлыкка киләчәк. Бинаны капиталь ремонтлау проектын бүген Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Татарстан башкаласында спорт инфраструктурасын камилләштерү комплекслы рәвештә алып барыла. «2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм федераль максатчан программа ярдәмендә шәһәрнең Яңа Савин районында «Алтын алка» стадионы янында искиткеч «Күн туп» кыры барлыкка килде, киләсе адымыбыз – барлык уңайлыклары булган «Савиново» спорт мәктәбенең административ-хуҗалык блогы урнашачак комплекс булдыру», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Спорт мәктәбе директоры Алексей Шуваров яшь футболчылар – мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен яңа бина чын бүләк булачак, дип ассызыклады. «Савиново» мәктәбе 2000 елда барлыкка килгән, яшь футболчыларның үз базасы юк – мәктәпнең административ өлеше Авиатөзелеш районының «Авиатор» мәктәбендә урнашкан, кышын балалар «Искәндәр» манежында, ә җәй көне «Күн туп» футбол кырында шөгыльләнә, шул ук вакытта алар өчен чишенү бүлмәләре «Алтын алка» стадионында урнашкан. «Без күптән үз базабызны булдырырга теләдек, анда кирәкле бөтен нәрсә бер урында булыр иде», – дип сөйләде Алексей Шуваров.
Административ-хуҗалык блогына капиталь ремонт якын арада башланачак. Проект буенча 383 квадрат метрда дүрт чишенү бүлмәсе, душ, санузел, спорт инвентарен саклау өчен бүлмә, директор кабинеты, тренерлар бүлмәсе, судьялар өчен бүлмә һәм башка бүлмәләр барлыкка киләчәк.
«Бу халык тыгыз утырган район, анда яшь гаиләләр, балалар, янәшәдә уку йортлары. Шунысы мөһим, спорт мәктәбендә балалар адаптив футбол белән шөгыльләнә, без алар өчен барлык кирәкле шартларны тудырачакбыз, яшь спортчыларның футбол уйнавын һәм зур спортчыларга үсүен хуплаячакбыз», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Киңәшмәдә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Савиново» спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясау планнары турында ел башында игълан ителде. 2021 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән шулай ук «Мотор» футбол спорт мәктәбендә һәм Казан олимпия резервы училищесында эшләр планлаштырылган.