Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2020, 11:20

И.Метшин: «Бистәләр башкала шартларына ия булуга аеруча мохтаҗ»

Казан Мэры Мәскәү районындагы Левченко бистәсендә капиталь төзекләндерелгән «Икар» яшүсмерләр клубында булды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин Мәскәү районы Левченко бистәсендә яңартылган «Икар» яшүсмерләр клубында булды. Биредә капиталь ремонттан соң түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүче балалар һәм яшүсмерләр саны ике тапкырга артты. Шәһәр башлыгы клубта тәрбияләнүчеләр дәресләрендә булды һәм хәзер алар өчен нинди шартлар тудырылганын күрде.

Рәхимов урамы, 23 адресы буенча урнашкан яшүсмерләр клубына 30 яшь. Бина канәгатьләнерлек хәлдә түгел иде, шуңа күрә аны яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт программасына керттеләр. Эшләр 2019 елда тәмамланды. Бинада тулысынча инженерлык коммуникацияләрен алыштырдылар, отделка һәм буяу эшләре уздырдылар, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырдылар, керү төркемен тәртипкә китерделәр, спорт җиһазлары һәм йорт җиһазлары сатып алдылар. «Без канәгать, балаларга матур бинада шөгыльләнү күпкә күңеллерәк», - дип билгеләп үтте «Икар» клубы җитәкчесе Елена Воронкова.

Яшүсмерләр клубын яңарту аның хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре өчен чын бүләк булды. «Бу Левченко бистәсендә балаларның дәрестән соң вакытларын файдалы итеп үткәрә алган бердәнбер урыннары», - дип сөйләде Илсур Метшинга Елена Воронкова. «Мин бигрәк тә Левченко бистәсе өчен, шәһәрнең ерактагы почмаклары өчен шат, - дип билгеләде Казан Мэры. - Бистәләр башкала шартларына ия булуга аеруча мохтаҗ».

Ремонттан соң клубта шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр саны ике тапкырга артты - 145 кешегә кадәр. Балалар самбо, дзюдо, гомуми физик әзерлек, йога, рәсем сәнгате, тегү һәм столярлык эше буенча дәресләрдә катнашалар. «Бездә теләсә нинди зәвыкка һәм яшькә туры килердәй түгәрәкләр бар. Балалар белән тәҗрибәле педагоглар эшли», - диде Елена Воронкова.

Казан Мэры балалар тегү эше белән шөгыльләнә торган технология сыйныфында булды. Укытучы Наталья Чайко җитәкчелегендә бу көнне алар энә сафыты ясый иде. «Минем укучыларымнан җиңел сәнәгать тармагы вәкилләре үсеп чыгар, һәм без үзебездә җитештерелгән киемнәрне киярбез, дип өметләнәм», - дип билгеләде педагог.

И.Метшин ассызыклаганча, шәһәр һәрвакыт үз предприятиеләре белән дан тоткан. «Казан совет чорында бөтен илгә шаулады, бездә көчле җиңел сәнәгать бар иде. Шундый яхшы педагогларыбыз булуы яхшы, алар тегүгә булган бөтен мәхәббәтләрен яшь буынга тапшыра ала, һәм балаларның шундый тырыш булуы сөендерә», - диде Мэр.

Шулай ук шәһәр башлыгы кәгазь торбалардан үрү, самбо һәм физик әзерлек дәресләрендә булды.

«Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясау программасы мөһим. Бездә алар барысы 65, ашыкмыйча гына 59-ын ремонтладык, һәм хәзер 16 мең бала шундый искиткеч шартларда мәктәптән тыш вакытта шөгыльләнә ала, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. - Һәм шунысы мөһим, балалар күнекмәләрен генә үстереп калмый, яшьтәшләре белән дә аралаша ала».

Казан Мэры белән берлектә яшүсмерләр клубында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов булды.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Левченко бистәсендә капиталь ремонт ясалган «Икар» яшүсмерләр клубында булып кайтты
Видеорепортаж
05.11.2020 11:07
Илсур Метшин Левченко бистәсендә капиталь ремонт ясалган «Икар» яшүсмерләр клубында булып кайтты
Барлык яңалыклар