Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2021, 11:42

И.Метшин мәдәни мирас объектларына караган йортларны ремонтлау турында: «Без бу мәсьәләне берничә тапкыр күтәрдек, аны хәл итәр вакыт җитте»

Казан Мэры мәдәни мирас объектлары һәм тарихи кыйммәткә ия шәһәрне формалаштыручы биналар өчен капиталь ремонт программасын булдыру буенча эшне активлаштырырга кушты.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда, мәдәни мирас объекты булып саналучы Лобачевский урамы буенча урнашкан 12/32 номерлы торак йортны капиталь ремонтлау, подрядчыны сайлау буенча конкурс узмау сәбәпле, күчерелде. Мондый йортларда эшләрне башкаруга капремонт программасында каралганга караганда күбрәк акча таләп ителә, шуның нәтиҗәсендә подрядчылар аларны яңарту өчен теләмичә генә алына. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә эшне активлаштырырга чакырды.

«Мондый проблемалар Яр Чаллы яки Түбән Кама кебек яшь шәһәрләрдә юк, ә тарихи җирлекле шәһәрләр өчен ул актуаль, – дип билгеләде И.Метшин. – Безнең Казанда берничә дистә шундый объект бар. Кызганычка каршы, без аларны конкурска чыгарабыз, әмма аларга беркем дә алынырга теләми, чөнки аларны ремонтлап чыгу өчен акча җитми. Бу бөтен ил проблемасы, шуңа күрә хәл итү юлларын табарга кирәк», – диде ул.

Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сүзләренә караганда, мәдәни мирас объектларының һәм тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектларның торышына анализ ясала, мондый биналарны капиталь ремонтлауның аерым программасын формалаштыру мөмкинлеге уйланыла. Бу юнәлештә комитет ТР Төзелеш министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшли.

«Бу мәсьәлә белән министрлык һәм Татарстанның капиталь ремонт фонды белән берлектә активрак шөгыльләнергә кирәк. Без бу сорауны берничә тапкыр күтәрдек инде, аны хәл итү өчен вакыт җитте дигән фикергә килдек», – дип ассызыклады И.Метшин.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 293 күп фатирлы йорт ремонтланды, киләсе елга 171 йортны ремонтлау планлаштырыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.12.2021
Видеорепортаж
13.12.2021 12:50
Казанда 2021 елда 293 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган
Барлык яңалыклар