Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2021, 10:35

И.Метшин капремонт программасы турында: «Без, ниһаять, ике катлы йортларга килеп җиттек»

Казан Мэры Авангард урамындагы аз катлы йортларда ремонт эшләре барышын тикшерде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казанның Идел буе районында күп фатирлы ике аз катлы йортка капиталь ремонт ясала: Авангард урамы, 62 4-нче һәм 5 нче корпуслар. Эшләргә апрельдә керештеләр, бүгенге көнгә алар инде 60%-ка үтәлгән. Казан Мэры Илсур Метшин эш барышы белән танышты.

«Соңгы 10 елда Татарстан башкаласында 3200 күпфатирлы йортка ремонт ясалды. Бу Казанның торак фондының зур күләме, әмма безнең, ниһаять, ике катлы йортларга барып җитүебез сөендерә», – дип билгеләде шәһәр Мэры.

Узган ел микрорайонда яңа «Авангард» скверы төзекләндерелгән. Нәтиҗәдә, җирле халык ял итү, спорт белән шөгыльләнү, төрле чаралар һәм балалар өчен уен мәйданчыклары булган заманча иҗтимагый киңлеккә ия булды. Нәкъ менә шул вакытта микрорайонда яшәүчеләр Авангард урамындагы әлеге ике аз катлы йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләсен күтәрделәр. «Алар безгә капиталь ремонт үткәрүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Быел без 50 ел элек төзелгән әлеге микрорайонда соңгы ике катлы йортларны ясап бетерәбез. Кешеләр, һичшиксез, бик озак көтте, шуңа күрә бүген без аларны бәхетле итә һәм якын арада барысын да эшләячәкбез дип әйтә алабыз», – диде Илсур Метшин.

Авангард урамындагы ике подъездлы ике катлы йортлар 1960 елда төзелгән. Аларның һәрберсендә 16 фатир. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов әйтүенчә, йортларда капиталь ремонт беркайчан да булмаган, агымдагы эшләр генә башкарылган. «Халыкка мөмкин булганны үз көчләре белән эшләгәннәре өчен рәхмәт, хәзер безнең чират», – диде Мэр.

Йортларда түбә, канализация системасы тулысынча диярлек алыштырылган, калган инженерлык челтәрләрендәге эшләргә җылыту сезоны тәмамланганнан соң керешү планлаштырыла. Моннан тыш, биналарның фасады ремонтлана, подъездларны тулысынча яңартачаклар, аерым алганда, култыксаларны алыштырачаклар һәм баскычларны яңадан җиһазландырачаклар. Барлык эшләрне ноябрьдә тәмамлау күздә тотыла.

2021 елда Казанда 295 йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла (чагыштыру өчен – узган ел программага 274 йорт кертелгән иде). Бу максатларга рекордлы сумманы – 2,8 млрд сумнан артык сарыф итү планлаштырыла.

И.Метшин казанлыларны үз йортларында капиталь ремонт барышын күзәтергә чакырды. «Контрольдә тотыгыз, безгә мөрәҗәгать итегез. Әгәр ниндидер теләкләр бар икән, идарәче компанияләр, подрядчылар сезне һичшиксез ишетәчәк. Әгәр берәрсе ишетергә теләмәсә, зинһар, «Ачык Казан»га, «Халык контроле»нә хәбәр итегез. Бу проблемаларны бергәләп хәл итәчәкбез», – дип йомгаклады Мэр.

Шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров та катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры Авангард урамындагы аз катлы йортларда капиталь ремонт барышы белән танышты
Видеорепортаж
28.04.2021 10:48
Казан Мэры Авангард урамындагы аз катлы йортларда капиталь ремонт барышы белән танышты
Барлык яңалыклар