Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2020, 15:00

И.Метшин Авангард урамындагы яңа сквер турында: «Бүген әлеге урынны шәһәр чите дип атарга тел әйләнми»

Казанның Идел буе районында яңа «Авангард» скверы ачылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы яңа «Авангард» скверында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Авангард урамындагы 8137 кв. метр мәйданлы скверны төзекләндерү бу язда старт алды. Проект Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем тарафыннан эшләнде. Җирле халык белән якынча фикер алышу үткәрелде – шәһәр халкы архитекторларның планнарын бәяләде, үз идеяләре һәм теләкләре белән уртаклашты, аларның күбесе төзекләндерү проектында чагылыш тапты.

Яңа җәмәгать киңлегендә һәр яшь төркеме өчен кирәкле шартлар каралган. Территориядә ял итү, спорт белән шөгыльләнү, төрле иҗади чаралар уздыру һәм балалар өчен уен мәйданчыклары бар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада ишегалларын төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча масштаблы программалар гамәлгә ашырыла. «Сезнең хәзер бик җайлы җәмәгать киңлегегез бар. Сезне шул шатлыклы вакыйга белән котлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул балаларны Белем көне белән тәбрикләде һәм укуларында уңышлар теләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кешеләрне коронавирусны профилактикалау чараларын үтәргә өндәде.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүген «Теплоконтроль» заводын төзекләндерү буенча системалы эш алып барыла. «Әлеге урынны шәһәр чите дип атарга тел әйләнми. Зур Казан боҗрасы безнең «Теплоконтроль»гә килеп җитте. Бүген сез трамвайда шәһәр үзәгенә дә, Җиңү проспектына да барып җитә аласыз. Территориябезне төзекләндерү буенча планнарыбыз күп әле», – дип өстәде Мэр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген шәһәрнең барлык районнарында төзекләндерү буенча комплекслы эш алып барыла – спорт объектлары, мәктәпләр төзелә, ишегаллары яңартыла, йортларга капиталь төзекләндерү ясала. Әлеге микрорайонда да Универсиада алдыннан «Бустан» бассейны булган универсаль спорт комплексы төзелде, узган ел – 114-нче мәктәпкә янкорма, ә 2008 елдан капиталь төзекләндерү 22 йортта, 48-нче һәм 114-нче мәктәпләрдә һәм 320 балалар бакчасында узды.

Модель, Авангард, Кулагин һәм Актай урамнары белән чикләнгән кварталда «Безнең ишегалды» программасының 2020-2021 елларына 13 ишегалды керде, хәзерге вакытта эшләр 10 җәмәгать киңлегендә алып барыла. Бу квартал йортларында 1528 фатирда 3184 кеше яши.

Сквер проектын эшләгәндә төп принцип җәяүлеләр сукмакларын үзара тоташтыру булган. Ике төп маршрут билгеләнгән: беренчесе – мәгариф һәм  социаль объектларга юл, икенчесе – җәмәгать транспорты тукталышларын тоташтыручы сукмак.

Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан Мэры яңа скверны карап чыктылар, универсаль  спорт мәйданчыгында булдылар һәм кешеләр белән аралаштылар. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка капиталь төзекләндерүдән соң «Олимп» балалар иҗаты үзәген күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.

Утырышта шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, баш архитектор урынбасары Дарья Толовенкова һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
01.09.2020 16:42
Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Казанның Идел буе районындагы яңа «Авангард» скверында булып кайтты
Барлык яңалыклар