Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2020, 15:35

И. Метшин чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбен капиталь төзекләндерү турында: «Монда олимпия җыелма командасы дәрәҗәсе»

Мәктәп фасадына учреждениенең профильле спорт төрләрен символлаштырган барельефларын кайтардылар.

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казанда чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Учреждение урнашкан бина 1956 елда төзелгән вакыттан бирле ремонт күрмәгән. Бүген башкарылган эшне Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Россия Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Илшат Фәрдиев бәяләде.

Спорт мәктәбенең ике катлы административ бинасы шәһәрнең Киров районында Маршрутная урамы, 4 адресы буенча урнашкан. Кулланылышта булган елларда ул югары физик тузуга ирешкән, моннан тыш, ул инде санитар-гигиена һәм янгынга каршы таләпләргә туры килмәгән. 2015 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төп бинаны реконструкцияләү турында карар кабул итте. Подрядчы оешма «БарсЭлитСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булды.

Объектта түбәне ремонтлаганнар, катлар арасындагы түшәмнәрне, инженерлык системаларын төзекләндергәннәр,отделка эшләре башкарылган. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе белән берлектә бина фасадына беренче кыяфәтен кайтардылар: спортның профильле төрләрен символлаштыручы барельефлар урнаштырылды. Моннан тыш, реконструкция барышында территорияне төзекләндерделәр, йөгерү юллары салдылар, баскетбол мәйданчыгы өчен нигез әзерләделәр. Спорт мәктәбенә шулай ук инвентарь сатып алынды, шул исәптән чаңгы хәрәкәтләрен имитацияләүче, мускуллар күнегүләре өчен.

Спорт мәктәбе 1969 елда оештырылганю. Ул Татарстанда әйдәп баручы һәм Казанда чаңгычы-узышчыларны әзерләү буенча бердәнбер муниципаль спорт мәктәбе булып тора. Хәзерге вакытта биредә 700-дән артык яшь спортчы шөгыльләнә, аларның 516-сы – чаңгы ярышлары буенча 35 төркемдә, 186-сы – спорт ориентлашуы буенча 15 төркемдә шөгыльләнә. Учреждениенең 16 тәрбияләнүчесе Татарстан Республикасы җыелма командасына керә.

Бүгенге көндә республикада чаңгы ярышлары белән 26 меңнән артык кеше шөгыльләнә, шуларның 7 меңнән артыгы Казанда. Ун ел элек бу спорт төре спортчылары шәһәрдә биш меңнән аз гына кимрәк булган.

Казан Мэры яшь спортчылар шөгыльләнә торган мәйданчыкларны, яңартылган тренировкалар залын, чишенү бүлмәләрен, табиб кабинетын, чаңгы эшкәртү бүлмәсен һәм актлар залын карады. Шулай ук ул спорт мәктәбенең тренерлары һәм тәрбияләнүчеләре белән дә аралашты. Алар ярышларга әзерлек нигездә «Локомотив» стадионында, Аккош күлләрендә, Тирән күлдә уза, дип сөйләделәр.

«Минем аңлавымча, физик әзерлек буенча чаңгы ярышларыннан бары тик марафон гына катлаулырак. Ә монда мәктәп өчен идеаль шартлар, олимпия җыелма командасы дәрәҗәсе. Элек без малайларның роликларда бик тигез түгел асфальт буенча карсыз шууларын күрдек, ә хәзер – җиһазлар да, чаңгыны профессиональ эшкәртү дә. Иң мөһиме – нәтиҗә булсын», – диде Илсур Метшин. Яңартылган спорт мәктәбен Илшат Фәрдиев тә югары бәяләде.

Әлеге чарада шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Казанда 43 спорт мәктәбе эшли, анда 24,5 меңгә якын бала шөгыльләнә. Шул исәптән 29 учреждение – муниципаль, калганнары – республика һәм ведомстволарныкы. Моннан тыш, Физик культура һәм спорт комитеты 4 спорт-сәламәтләндерү комплексын җитәкли. Татарстан башкаласында даими рәвештә 50% шәһәр халкы спорт белән шөгыльләнә.

Фоторепортаж
Казанда чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбе капиталь төзекләндерелде
Видеорепортаж
01.12.2020 14:01
Казанда чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбе капиталь төзекләндерелде
Барлык яңалыклар