В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшчеләр инженерлык челтәрләрен, ишек блокларын алмаштырдылар, бинаның фасадын, санузелларны һәм кабинетларны ремонтладылар.
Фото: Денис Гордийко
Четаев урамында 9 мең кв. м мәйданлы 1991 елда төзелгән мәктәп 30 ел эчендә бер тапкыр да комплекслы ремонтланмаган, ә килеп туган проблемалар локаль рәвештә бетерелеп барылган. Аерым алганда, түбәдән су үткән, шуның аркасында күп кенә кабинетлар зыян күргән. «Узган ел без бинаның түбәсен төзәттек, ә инде быел капиталь ремонтка керештек», – дип билгеләде Мэр. Ул мәктәпнең вестибюлен, актлар залын һәм уку сыйныфларын карады.
«Объектны ремонтлауда көн саен 200 ләп кеше эшли. Аларны уку елы башына тәмамлау өчен эшләр тәүлек әйләнәсе диярлек алып барыла», – дип ышандырды шәһәр башлыгын «СТК» ҖЧҖ подрядчы оешмасы директоры Айдар Вәлиуллин.
«Барлык эшләр дә ахырына якынлашып килә. Төзүчеләр алдында капиталь ремонтны уку елы башына тәмамлау бурычы тора», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Мәктәптә парта артына яңартылган сыйныфларда 870 ләп укучы утырачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел бинада түбәне яңарттылар һәм җылыттылар, хәвеф сигнализациясе төймәсен, мәктәпкә керү контроле өчен турникетларны алыштырдылар, ике спорт залы һәм ашханәне ремонтладылар. Моннан тыш, 2016 елдан 2020 елга кадәр мәктәптә санузеллар һәм баскычлар яңартылды, ә учреждение ишегалдында баскетбол-волейбол мәйданчыгы җиһазландырылды.
Шулай ук 143 нче номерлы мәктәп белән бергә яңа уку елында капиталь ремонттан соң 7 мәктәп, 12 балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Шулай итеп, 1 нче сентябрьдә татар телендә белем бирүче 18 нче номерлы гимназиянең уку корпусы укучыларны кабул итәчәк. Шулай ук бу җәйдә 30 уку йорты биналарында урнашкан 31 ашханәдә эшләр бара.
143 нче номерлы мәктәптә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев та булдылар.