Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2021, 09:30

И.Метшин Ломжа урамындагы ишегалдын капиталь ремонтлау турында: «Үзгәрешләрне якындагы йортларда яшәүче 2 мең кеше көткән»

«Безнең ишегалды» республика программасы бу елда шәһәрдә 97%-ка үтәлгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь, Алина Бережная). Казанда 2021 елда «Безнең ишегалды» республика программасына кергән ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Шәһәр Мэры Илсур Метшин кичә Совет районындагы Ломжа урамындагы 2, 4, 6-нчы номерлы йортлар ишегалдында башкарылган эшләрне бәяләде, анда ремонт барышында юл өслеге алмаштырылган, балалар һәм спорт мәйданчыклары, хоккей һәм футбол кыры төзекләндерелгән, агачлар утыртылган.

«Совет районының әлеге җанлы ишегалдында без беренче тапкыр гына түгел, биредә инфраструктура үсеш алган, һәм ишегалдының үзгәрүен якындагы йортларда яшәүче 2 мең кеше көтте, ахыр чиктә, биредә коляскалы әниләр, балалар, пенсионерларга ял итү өчен кирәкле бөтен нәрсә барлыкка килде», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Ломжа урамындагы ишегалдын төзекләндерү бу елның җәендә башланды. Капиталь ремонт барышында тротуарлар, машиналар йөрү өлеше ремонтланды, яктырту һәм кече архитектура формалары урнаштырылды. «Ишегалды күптән ремонтка мохтаҗ иде, биредә юл җимерек иде, нәкъ менә халык аннан еш зарланды», – дип сөйләде Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов. Ишегалдында шулай ук өстәмә рәвештә агачлар һәм куаклар утыртылды, эскәмияләр куелды.

Якындагы йортларда яшәүче 2 меңгә якын кешенең яртысы диярлек – балалар һәм яшүсмерләр, шуңа күрә ишегалдын төзекләндергәндә уен мәйданчыкларын таганнар, таучыклар белән җиһазлау мөһим бурыч булды. Биредә спорт белән шөгыльләнү зонасы барлыкка килде: тренажерлар, швед стенкасы, пресс өчен эскәмияләр, борыслар һәм гимнастик снарядлар белән тартылу һәм отжимание өчен турниклар комплексы.

Яңа спорт һәм уен мәйданчыгын яшь казанлылар бәяләде инде. «Минем янга безнең ишегалдына күрше йортларда яшәүче дусларым килә, безгә барыннан да бигрәк таганнар ошый, хәзер йөрергә күңелле булачак», – дип сөйләде Илсур Метшинга мәктәп укучысы Михаил Гарипов.

«Бу ишегалды түгел, ә чын парк, хәзер ял итү өчен шәһәр үзәгенә бару кирәкми, күңел ачулар тәрәз төбендә генә», – дип билгеләде Мэр белән сөйләшкәндә 4-нче номерлы йортта яшәүче Гөлфирә Садыкова.

Шулай ук ишегалдында резин өслекле һәм трибуналы хоккей тартмасы барлыкка килде – җәй көне анда балалар футбол, ә кышын хоккей уйнаячак. Ишегалды футбол командалары яңа мәйданда иптәшләрчә матч уйнады инде. Шәһәр башлыгы балаларга туплар бүләк итте һәм спортта уңышлар теләде. Шулай ук балалар өчен киенү-чишенү бүлмәләре дә урнаштырылды, аларның фасадларын граффити бизи. Шул рәвешле рәссам үсеп килүче буынның игътибарын хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәткә җәлеп итәргә теләгән. Хоккей тартмасы, яңа җиһазландырылган контейнер мәйданчыгы, бакча коймалары, газон һәм яшел утыртмалар кебек үк, иганәчеләр ярдәме белән барлыкка килде.

Ремонт белән беррәттән, Ломжа урамындагы 1991-1994 елларда төзелгән 2, 4, 6-нчы номерлы йортларда капиталь ремонт үткәрелгән. Шулай итеп, подъездлар ремонтланды, ишекләр алыштырылды, домофоннар куелды.

«2021 елгы «Безнең ишегалды» программасы 97%-ка үтәлгән. Быел президент программасы ярдәмендә 430 йортка 227 ишегалды төзекләндерелде, үзгәрешләр 110 меңгә якын кешегә кагылачак. Инде киләсе елга планнар төзергә, алар турында халык белән фикерләшергә вакыт, чөнки һәр ишегалдының үз активистлары бар, алар белән диалогта без ишегалларын һәм гомумән шәһәр тормышын үзгәртәбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Фоторепортаж
И.Метшин Ломжа урамындагы ишегалдын төзекләндерүне бәяләде
Видеорепортаж
12.10.2021 09:01
И.Метшин Ломжа урамындагы ишегалдын төзекләндерүне бәяләде
Барлык яңалыклар