Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2018, 12:04

И.Метшин: "Төзекләндерүгә кадәр һәм төзекләндерүдән соң - күк һәм җир арасы гына түгел, ә төрле планеталар!"

Казан Мэры капиталь ремонттан соң ачылган Дәрвишләр бистәсендәге 65-нче балалар бакчасында булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Быел Казанда 19 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Совет районында капиталь ремонттан соң ачылган 65-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы белән танышканда, киләсе елга тагын 14 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе капиталь ремонт программасына кертелүе билгеле булды.

Илсур Метшин яңартылган ясле, әзерлек һәм өлкәннәр төркемнәрен карап чыкты, барлык биналарда да ремонт зәвыкъ белән башкарылган, дип билгеләп үтте. "Без төзекләндерүгә кадәр һәм аннан соң булган фотоларны карадык" Бу күк белән җир арасы гына түгел, бу төрле планеталар! Балалар бакчасы чыннан да яңа кебек күренә", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Мир урамындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждение бинасы 1980 елда төзелгән, ул ике катлы гомуми мәйданы 2185 кв.метр тәшкил итә. Эшләр барышында биредә бинаның фасадын, түбәсен, керү төркемен, санитар төеннәрен ремонтладылар, тәрәзәләрне, инженерлык челтәрләрен алыштырдылар, шулай ук ясле төркемнәрдә җылы идәннәр урнаштырдылар. Моннан тыш, ремонт барышында өстәмә эшләр башкару кирәклеге ачыкланды. . Бу эшләр шулай ук тәмамланган.

Яңартылган бакчаны карау барышында Илсур Метшин берничә дәрестә булды, алар арасында – татар телендә авторлык программасы һәм "Һөнәрләр ярминкәсе", анда балалар инженер-конструктор, доктор, модельер һөнәрләре белән таныштылар.

Илсур Метшин балаларны, ата-аналарны һәм балалар бакчасы коллективын яңарту белән котлады: "Быел без 19 балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә яхшы шартлар кайтардык, моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Мондый темпны без киләсе елга да саклап калырга җыенабыз. Без социаль өлкәне эзлекле һәм системалы рәвештә төзекләндерәбез: сырхауханәләрдә, Дәрвишләр бистәсенең барлык мәктәпләрендә эшләрне төгәлләделәр. Без балаларыбыз бәхетле, сәламәт булып үссен, үз талантларын үстерсен өчен барысын да эшлибез", - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры һәм тәрбияләнүчеләргә бәйрәм торты бүләк итте.

Балалар бакчасы мөдире Резедә Гайнетдинова учреждениене яңартуда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде. "Бүген безнең өчен дулкынландыргыч көн. Минем тәрбияләнүчеләребез өчен тудырылган шартлар өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Казан Мэрына, Совет районы хакимияте башлыгына һәм безнең балалар бакчасында – реконструкция уздырган "Ремстройцентр" ҖЧҖ оешмасына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә", - дип билгеләп үтте ул.

Хәзерге вакытта Казанда мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы 312 мәгариф учреждениесе эшли: 301 балалар бакчасы, мәктәпкәчә белем бирү бүлекләре булган 9 мәктәп, 2 прогимназия. Аларга 70 меңнән артык бала йөри.

Киләсе елга мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау программасына алдан 14 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кертелгән.

Балалар бакчасын карауда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Капиталь төзекләндерүдән соң 65-нче балалар бакчасын карау, 07.12.2018
Видеорепортаж
07.12.2018 11:44
Капиталь төзекләндерүдән соң 65-нче балалар бакчасын карау, 07.12.2018
Барлык яңалыклар