Казанның Совет районында Патрис Лумумба урамы буенча урнашкан күп фатирлы аз катлы йортка капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә.
Фото: Марат Мугинов
Совет районы үзәгендә урнашкан Патрис Лумумба урамындагы ике катлы өч подъездлы йорт 1937 елда аэропорт хезмәткәрләре өчен төзелгән. Хәзер биредә 50 кеше яши. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сүзләренә караганда, өйдә капиталь ремонт беркайчан да булмаган, агымдагы эшләр генә башкарылган. «Бу шәһәр чите иде, мин бу йортны, чын аю почмагын – тирә-яктагы сарайларны, төзекләндерелмәгән территорияне яхшы хәтерлим», – дип уртаклашты Казан Мэры Илсур Метшин.
Бүген йорт танымаслык булып үзгәргән – капиталь ремонт барышында биредә түбә, фасад төзекләндерелгән, инженерлык коммуникацияләрен алыштырганнар, подъездларны тәртипкә китергәннәр, электр белән тәэмин итү системасын яңартканнар. «Без финишта, хәзерге вакытта эшләр 99%-ка үтәлгән – берничә нюанс калып бара, атна ахырына барысы да тәмамланачак», – дип сөйләде шәһәр Мэрына Дмитрий Анисимов.
«Менә шундый озак көтелгән объектлар килеп чыга, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Без йортларны капиталь төзекләндерүгә сарыф иткән акчаларны халык 150 ел җыяр иде. Торак фондын реновацияләү турында карар кабул иткән республика Хөкүмәтенә һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ишегалларын капиталь ремонтлау программасы өчен рәхмәт».
Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең торак фондын капиталь ремонтлауга инвестицияләр быел 2,26 млрд сумны тәшкил итте, бу республика һәм җирле бюджет, шулай ук йорт милекчеләре акчалары. Азкатлы йортларны ремонтлауга күбрәк акча таләп ителгән сәбәпләрнең берсе – мондый йортларда яшәүче милекчеләрнең аз булуы.
«Күпме елдан соң халык капиталь ремонтны гына түгел, ишегалдын төзекләндерүне дә көтте. Торак фондын капиталь ремонтлау программасы быел 278 йортны колачлады. Казанлыларның күптәнге хыялы азкатлы йортларны ремонтлау иде. Бу без омтылган үзәкме, шәһәр читеме ул, барысы да ТР башкаласына лаеклы булырга тиеш», – диде шәһәр башлыгы.
Казанда барлыгы 1064 ике, өч һәм дүрт катлы йортлар бар, шуларның 516-сы инде ремонтланган. Быел тагын 65 азкатлы йортта капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк, шул исәптән 41 ике катлы күпфатирлы йортта. Киләсе елга 45 объектны ремонтлау планлаштырыла.