Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2025, 21:44

«Новая волна» («Яңа дулкын») финалчылары Казанга килде

Яшь башкаручылар конкурсында дөньяның 6 иленнән 13 финалист катнаша

Бүген Казанга Мәскәүдән «Новая волна 2025» («Яңа дулкын 2025») халыкара танылган җырларның яшь башкаручылары конкурсының фирма автобусы килде. Ул конкурс финалчыларын алып килде, алар 21 августтан 26 августка кадәр музыка сәнәгатен алга таба үстерү мөмкинлеге өчен көрәшәчәк. Атна дәвамында тамашачыларны конкурсантларның чыгышлары гына түгел, танылган Россия артистларының концертлары да көтә.

Кунакларны чәкчәк һәм икмәк белән милли костюмлы кызлар каршы алды.

Балаларны Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сәламләде. «Яңа киләчәк булдыручы Казан шәһәренә рәхим итегез! Сезнең алда озын юл, зур һәм җаваплы эш – сез «Новая волна» («Яңа дулкын») репетицияләрен башлыйсыз. Мин ышанам, ачылу көненә, 21 августка, без конкурста искиткеч җырлар һәм номерлар тәкъдим итәчәгегезне күрәчәкбез. Тагын бер кат Казанга, «Яңа дулкын»га рәхим итегез!», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Азат Абзалов.

Быел «Новая волна»да катнашу өчен 6 меңнән артык гариза бирелгән. Ярымфиналга Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Грузия, Казахстан, Нигерия һәм Россиядән 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге 54 талантлы музыкант үтте.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча конкурс җюри әгъзалары –режиссеры Александр Ревзин, музыкаль продюсер Анастасия Мухина һәм Россиянең халык артисты, композитор, генераль продюсер һәм конкурсның жюри рәисе Игорь Крутой – 13 финалчыны билгеләде. Алар: Теймур Ганифаев (Әзербайҗан), Сурен Погосян (Әрмәнстан), Катрин Мурашко (Беларусь), IRAKLI GADELIA (Грузия), Yernazar (Казахстан), Alex Lim (Казахстан), «Оберег» төркеме (Россия), GEVORA (Россия), SECRET ATELIER (Россия), Jummy (Россия), Александр Филин (Россия), Елена Фрейман (Россия) һәм Маша Фэй (Россия). Алар барысы да «Мираж» кунакханәсендә урнашачак.

Финалга чыгучылар арасында – Казахстаннан Еразар Жубан. Яшь егет өчен музыка балачактан ук – сәләт, һәм ул үзенең тормышын аның белән бәйләячәген һәрвакыт белгән. «Новая волна» конкурсында катнашу аның өчен үзен халыкара аренада таныту мөмкинлеге. Конкурста ул «А-Студио» төркеме композициясен, шулай ук үзе иҗат иткән җырларны башкарачак.

«Мин финалга чыгуыма чиксез бәхетле, гаҗәпләндем. Бу бөтенләй башка дәрәҗә. Алда финал, әлбәттә, бераз борчылам, әмма барысы да яхшы булыр дип уйлыйм», – дип тәэсирләре белән уртаклашты финалист.

Якындагы көннәрдә, 24 августтагы тантаналы финалга кадәр, катнашучыларны зур әзерлек программасы көтә. Кыска вакытка карамастан, һәр көн репетицияләргә, режиссерлар һәм музыкаль продюсерлар белән эшләүгә багышланачак. Конкурсантлар New Wave Hall концерт мәйданчыгы белән танышачак, һәр номерны үткенләячәк, сәхнә образы һәм бэк-вокал һәм музыкантлар белән үзара бәйләнеш өстендә эшләячәк. Максат – жюри һәм тамашачылар алдында талантның бөтен якларын күрсәтеп, иң яхшы чыгыш ясау. Бу вакыт аларга яңа шартларга ияләшергә һәм конкурсның искиткеч мохитенә чумарга ярдәм итәчәк.

Конкурсантлар 22, 23 һәм 24 августта чыгыш ясаячак. Финал һәм «Яңа дулкын» җиңүчеләрен бүләкләү 24 августта узачак.

21–26 август көннәрендә New Wave Hall сәхнәсендә Филипп Киркоров, Ирина Аллегрова, Николай Басков, Стас Михайлов, Алсу, Татьяна Буланова, Люся Чеботина, Ани Лорак, Сергей Лазарев, Полина Гагарина, Дима Билан, Лариса Долина, Григорий Лепс, Клава Кока, Анна Асти, «Иванушки International», Jony һәм башка бик күпләр чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, 2002 елдан башлап «Новая волна» конкурсы Юрмалада (Латвия) уздырылды, һәм беренче җиңүче Smash!! иде. 2015 елдан 2019 елга кадәр конкурс Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда — «Сириус» федераль территориясендә узды. Күп еллар дәвамында фестивальнең алыштыргысыз режиссер-куючысы – Александр Ревзин.

Конкурсны Татарстан башкаласында уздыру идеясе Казан шәһәре Думасы утырышында 2014 елда ук туган иде. 2015 елда моның өчен New Wave Hall залы төзелде.

Барлык яңалыклар