В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башка маршрутларның күчмә составы арттырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Казанда 22 сентябрьдән 13 номерлы “Халитов ур. – Ленинград ур.” троллейбусы вакытлыча йөрмәячәк. Бу юл төзекләндерү эшләре һәм Максимов урамында, Дементьев урамыннан Ленинград урамына кадәр, хәрәкәт чикләнү белән бәйле.
Юлда башкарылган эшләр аркасында, 20 августтан 13 омерлы троллейбус “Халитов ур. – Дементьев ур.” дип аталган кыскартылган маршрут буенча йөрде. Шуның аркасында анда кеше йөрми башлады. Шул сәбәпле, юл эшләре тәмамланганчы, аны ябарга карар кылынды. Шул ук вакытта, шимбәдән калган маршрутларның күчмә составын арттырырга карар кылынды. Шулай итеп, 1-нче маршрутка 2 троллейбуска артык чыгачак, 5-нче маршрутка – 5, 8-нче маршрутка – 3. Тиешле карар Башкарма комитетында каблу ителде.
Искәртеп үтәргә кирәк, Максимов урамында юл эшләре автобуслар хәрәкәтенә дә йогынты ясады. 18 августтан:
6, 33, 37, 53, 60 номерлы автобуслар О.Кошевой – Ижевск – Максимов – Дементьев – Академик Павлов – Айдаров – Ленинград урамнары, алга таба маршрутлары буенча йөриячәк;
18 номерлы автобус О.Кошевой – Ижевск – Максимов – Дементьев – Академик Павлов – Айдаров урамнары, алга таба маршрутлары буенча йөриячәк;
40, 42, 78, 92с, 93 номерлы автобуслар Копылов – Ленинград (О.Кошевой һәм Максимов урамнарына керү мөмкинлеге юк) урамнарында, алга таа маршрутлары буенча йөриячәк ;
89 номерлы автобус Беломорск урамы юнәлешендә Копылов – Тэц – Дементьев – О.Кошевой – Ленинград урманары, алга таба маршрутлары буенча йөриячәк.