Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2021, 12:30

Май ахырына кадәр Казанның 86 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланачак

Төзекләндерү эшләренә әзерлек авария хәлендәге агачларны кисүне һәм законсыз хуҗалык корылмаларын сүтүне үз эченә ала.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Бу айда Татарстанның 297 йортында «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерү эшләре башланачак – юл эшләре буенча подрядчылар май ахырына кадәр объектларга керешәчәк. Төзелеш эшләре республиканың 32 муниципаль берәмлегендә старт ала, шул исәптән Казанның 86 ишегалдында да. Татарстан башкаласында барлыгы 110 мең кеше яши торган 408 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

Башта эшчеләр авария хәлендәге һәм махсус техникага узарга комачаулый торган агачларны кисәләр, булган җиһазларны һәм законсыз хуҗалык корылмаларын сүтәләр. Юл эшләре буенча подрядчылар шулай ук демонтаждан, аерым алганда асфальтның өске катламын һәм поребрикларны җыештырудан башлыйлар. Алга таба алар вак таш салалар, борт ташлары урнаштыралар, асфальт җәяләр.

Яңа юллар һәм тротуарлардан тыш, ишегалларында эскәмияләр, чүп савытлары, ком катламында балалар һәм спорт җиһазлары, яктырту баганалары, каты көнкүреш калдыклары җыю зонасын урнаштыру өчен асфальт-бетон мәйданчыклар, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары барлыкка киләчәк.

Ишегалларын төзекләндерү схемалары гамәлдәге проектлау принцибы буенча барлыкка килә: алар барысы да тикшерелә һәм халык белән килештерелә. Шәһәр халкы шулай ук контрольдә тота һәм эшне кабул итә. Татарстанлылар идарәче оешмалар белән берлектә ишегалды киңлекләрен тулыландыра ала: түрбакчалар төзи, уеннар өчен юл һәм интерактив билгеләр ясый ала. Киләсе адым булып уртак бәйрәмнәр, чаралар уздыру тора. Актив халык үз тәкъдимнәрен идарәче оешма аша кайнар линиягә +7(800)275-20-20 телефоны аша, +7(939)302-20-20 номеры буенча WhatsAppта , Instagram (@dvor.tatar) һәм «Вконтакте» социаль челтәрләрендә җибәрә ала.

Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча республиканың 1074 ишегалды төзекләндереләчәк. Төзекләндерүнең расланган схемалы паспортны эшләр башланганчы өч көн кала ишегалларында урнаштыралар һәм dvor.tatar сайтында бастырып чыгаралар. Программа буенча ишегалды ремонтланырмы-юкмы икәнлеген шул ук сайтта белергә мөмкин. Әгәр ишегалды 2022-2024 еллар исемлегенә керсә, халык ремонт эшләрен үткәрү чиратына турыдан-туры йогынты ясый ала. Моның өчен киләсе елда ремонтланучылар исемлегенә керәчәк топ-200 йорт өчен тавыш бирүдә катнашырга кирәк. Программага кертелгән ишегалларының барлык адреслары сайтның төзекләндерү картасында билгеләнгән.

Шулай ук «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндереләчәк ишегаллары һәм парклар өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 30-нчы майга кадәр ТР дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында уза.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. 5 ел эчендә республикада 6923 ишегалды төзекләндереләчәк – бу 2014 елга кадәр төзелгән барлык күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләре, анда асфальт БТИ инвентаризациясе нәтиҗәләре буенча начар яки канәгатьләнерлек хәлдә булган һәм элегрәк юл өслекләрен ремонтлау буенча башка республика программалары буенча яңартылмаган. Быел программаның гомуми бюджеты, узган елдагы кебек үк, 8 миллиард сум тәшкил итә, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.

Барлык яңалыклар