Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2021, 11:47

«Отары» мәдәният йортында Казан шәһәр Думасы депутатларының чираттагы хисабы узды

Кичә алар Кулагин сайлау округы халкы алдында чыгыш ясадылар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). «Отары» мәдәният йортында Казан шәһәр Думасы депутатларының чираттагы хисабы узды. Кичә алар Кулагин сайлау округы халкы алдында чыгыш ясадылар.

Очрашуда Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Рамил Сафин, Казан шәһәр Думасы депутатлары Елена Глухарева, Ефим Климов, Илдар Низаметдинов катнашты.

Рамил Сафин шәһәрлеләргә беренче этап кысаларында Кулагин округы территориясендә Бакый Урманче урамыннан Борисково урамына кадәр транспорт чишелеше һәм җир өсте җәяүлеләр кичүе булган Зур Казан боҗрасы участогы төзелеше тәмамлануы турында сөйләде. Хәзерге вакытта тест режимында Борисково урамыннан Техника урамына кадәр Зур Казан боҗрасының икенче участогы файдалануга тапшырылды.

Шулай ук Авангард урамы буенча сайлау округы территориясендә сквер барлыкка килде. Ташланган буш урында хәзер балалар һәм өлкәннәр өчен ял зонасы, сәхнә белән үзәк мәйданчык урнашкан.

Мирный торак массивындагы ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм Борисково бистәсендәге фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Отары бистәсендә яшәүчеләр шулай ук торак массивта гомуми практика табибы һәм участок педиатрлары өчен офис төзүне сорадылар.

Округ территориясендә йортларга капиталь ремонт эшләре дәвам итте. Шулай итеп, канализация, җылылык, су, электр системалары алыштырылды, түбә һәм фасад эшләре башкарылды, Авангард урамындагы 62-нче номерлы йортның өч корпусының нигезе ныгытылды. Шулай ук Дорожная урамындагы 26-нчы номерлы йортта түбәне һәм Магистраль урамындагы 83-нче номерлы йортта лифтны алыштырдылар.

Агымдагы елда Авангард урамы буенча 62-нче номерлы йортның тагын ике корпусын комплекслы ремонтлау, Техника урамы буенча 35-нче номерлы һәм Авангард урамы буенча 167-нче номерлы йортларның түбәсен алыштыру планлаштырыла.

«Безнең ишегалды» программасы буенча Кулагин округында 38 мең кв. м мәйданлы 13 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. 2021 елда квартал эчендәге машина юлларын һәм йорт яны территорияләрен капиталь ремонтлау, балалар мәйданчыкларын урнаштыру белән якынча 17 ишегалдында планлаштырыла, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар