Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2020, 13:39

Денис Калинкин Бондаренко урамындагы күп фатирлы йортта капиталь ремонт барышын контрольдә тотты

Эшләр тәмамланганнан соң шәһәр халкының тормыш сыйфаты яхшырып кына калмыйча, коммуналь чыгымнар да кимиячәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет башлыгы.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Ксения Швецова). Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин шәһәрнең Мәскәү районында урнашкан Бондаренко урамындагы 6-нчы номерлы күпфатирлы йортта ремонт эшләре барышын контрольдә тотты. Йортта яшәүчеләр берничә тапкыр идарәче компаниягә кышкы вакытта фатирларда салкын булуга зарланган. Бинада тепловизион тикшерү үткәргәннән соң, аның фасадын җылытырга карар кылынган. Нәтиҗәдә шәһәр халкының тормыш сыйфаты яхшырачак кына түгел, коммуналь чыгымнар кимиячәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет башлыгы. Быел, аның сүзләренчә, 278 йортка 2,266 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак.

Бондаренко урамындагы тугыз катлы кирпеч йорт 1995 елда төзелгән, бүген анда 400 кеше яши. Республика капремонт программасы буенча быел йортның фасадын төзекләндерәчәкләр - бу максатларга торак милекчеләре, республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына якынча 8 млн сум юнәлдерелгән.

«Йортта яшәүчеләр безгә берничә тапкыр фатирларында артык салкын булуы турында мөрәҗәгать итте, - дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесенә Мәскәү районы идарәче компаниясе директоры Олег Калимов. - Без милекчеләр зарланган фатирлар ягыннан фасадны локаль җылытуны үткәрдек. Шуннан соң безгә йортның башка яшәүчеләре дә мөрәҗәгать итә башлады. Без өйдә тепловизион тикшерү уздырдык, проблемалы участокларны ачыкладык. Бүген аларда җылыту эшләре бара».

Фасадны җылыту биредә яшәүчеләрнең коммуналь түләүләрендә чагылыш табачак, дип билгеләде О.Калимов. «Элегрәк бу йортта кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә исәп төеннәре, һава шартларын җайга салу төене урнаштырдылар, - диде ул. - Әмма хәзер, фасад ремонтыннан соң, без халык өчен тагын да зур икътисади нәтиҗә алачакбыз». Уртача алганда, йортта яшәүчеләр җылылык өчен 10-15%-ка кимрәк түлиячәк, дип хәбәр итте идарәче компания директоры.

«Ремонт эшләре тәмамланганнан соң, шәһәр халкының яшәү уңайлылыгы һәм сыйфаты яхшырачак кына түгел, ә без әле яшәүчеләрнең акчаларын янга калдыруга да ирешә алачакбыз, - диде Д.Калинкин. - Казанлыларның уңай нәтиҗәне үзләрендә тоюлары бик мөһим».

Ремонт июньдә башланды. Хәзерге вакытта эшләр 85-90%-ка башкарылды, дип сөйләде «Авиатор+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте подряд оешмасы директоры Алексей Иванов. «Фасадның җылытылган өлеше буялып бетте диярлек, отмостка башкарылды. Бары тик зур булмаган штрихлар гына калды», - дип билгеләде ул. Барлык эшләрне ике атна дәвамында тәмамларга планлаштырабыз, дип өстәде А.Иванов.

«Агымдагы елда программага кертелгән барлык күпфатирлы йортларны ремонтлауны ноябрьгә кадәр төгәлләргә планлаштырабыз», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Исегезгә төшерәбез, торак фондын адреслы капиталь ремонтлау программасы Татарстанда 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Соңгы өч елда Казанда 757 күпфатирлы йортка 5 млрд сумлык капиталь ремонт ясалды. Шуның нәтиҗәсендә 75 меңгә якын шәһәр кешесе торак шартларын яхшыртты. Быел 278 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясаудан тыш, 2021 елда ремонтлау өчен 173 йорт буенча проект-смета документациясе эшләнәчәк.

Карауда шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин, Торак коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Денис Калинкин Бондаренко урамындагы 6-нчы номерлы йортта капиталь ремонт барышы белән танышты
Видеорепортаж
29.07.2020 12:55
Денис Калинкин Бондаренко урамындагы 6-нчы номерлы йортта капиталь ремонт барышы белән танышты
Барлык яңалыклар