Биредә эшләр 85%-ка төгәлләнгән, объектны ноябрь уртасына тапшыру планлаштырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин Мәүлүтев урамындагы 28-нче номерлы күпфатирлы йортта капиталь ремонт барышы белән танышты. Биредә эшләр 85%-ка тәмамланган, объектны ноябрь уртасында тапшыру планлаштырыла.
Мәүлүтев урамындагы 28-нче номерлы биш катлы, сигез подъездлы йорт 1970 елда төзелгән. Бүгенге көндә 119 фатирда 273 кеше яши. Капиталь ремонтны быел июль аенда башлаганнар. Эшләр исемлегенә ремонтның барлык төрләре дә диярлек кертелгән иде, дип сөйләде Денис Калинкинга Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Үзгәрешләрсез фасад кына калды – аны универсиадага ремонтладылар. «Бүгенге көнгә барлык сезонлы эшләр төгәлләнде: түбә ясалды, җылылык һәм барлык җайга салу төеннәре монтажланды, подвал ремонтланды. Хәзерге вакытта электрика һәм подъездларны ремонтлау эшләре бара», – дип хәбәр итте Д.Анисимов.
Беренче вице-мэр подвал бинасын карады, анда һава торышына карап җайга салу төене тулысынча монтажланган. «Барысы да эшли», – дип ышандырды Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ринас Сабиров.
Денис Калинкинга шулай ук ремонтланган подъездларның берсен күрсәттеләр. «Без капремонттан бик канәгать. Без монда инде 50 ел яшибез һәм аны бик озак көттек. Торакны алыштырырга уйлаган идек инде. Ә хәзер бәхетлебез», – дип тәэсирләре белән уртаклашты биредә яшәүче Фәридә Сабирова.
Моннан тыш, Мәүлүтев урамындагы 26-нчы, 28-нче, 30-нчы һәм 32-нче номерлы йортлардан барлыкка килгән ишегалдында территорияне төзекләндерделәр, шулай ук балалар мәйданчыгы һәм кече архитектура формалары урнаштырдылар. Чүпне аерып җыю өчен яңа контейнер мәйданчыгы төзелде. Д.Анисимов хәбәр иткәнчә, быел 85 контейнер мәйданчыгы идарәче компанияләр хисабына куела. Бүгенге көндә шуларның 40-ы куелган. Моннан тыш, чүп җыю өчен 210 мәйданчык «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелә.
Д.Калинкин объектның әзерлеген югары бәяләде. «Афәрин. Иң мөһиме - срокларга сыешу», – дип йомгаклады ул.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казанда 278 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Шул исәптән 54 йортта 163 лифт алыштырылачак, 30 йортта 52 җылылыкны һава торышына карап көйли торган төен урнаштырылачак, Вахитов, Мәскәү һәм Совет районнарындагы 11 йортта фасадлар җылытылачак. Быел шәһәрдә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы «Безнең ишегалды» президент программасы белән параллель рәвештә гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда 33 күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең, яңартылган торактан тыш, территорияләрен дә комплекслы төзекләндерәчәкләр. Быел Казанда 100-дән артык ишегалды территориясе төзекләндерелә.