В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лектор буларак шагыйрә һәм әдәбиятчы Луиза Янсуар чыгыш ясыячак
Иртәгә, 31 июльдә, Казанның ишкәк ишү мәктәбе пирсында «Нинди генә шәһәрне алма, ул хронотоп» дигән шигъри лекция узачак. Казанлылар шәһәрнең шагыйрьләр иҗатында ничек чагылыш табуы турында беләчәкләр.
«Алло, Илһам» лабораториясе кысаларында шагыйрә, тәрҗемәче һәм әдәбият белгече Луиза Янсуар тыңлаучыларга шәһәрнең бөек шагыйрьләр иҗатында ничек яңгыравын сөйләр. Очрашуда Лиссабонның поэзиясендә Фернандо Пессоа, Санкт-Петербургның Александр Пушкин, Анна Ахматова һәм Иосиф Бродский һәм башкалар иҗатында чагылышын ачыклаячаклар.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, лекция татар һәм рус телләрендә узачак.
Әдәби лекциягә теләге булган һәркем кушыла ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Башлана –18:00 сәгатьтә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның Авиатөзелеш районында 31 июльдә шәһәрнең билгеле маршрутлары буенча шигъри экспедиция узачак.