Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2024, 11:21

Приюттагы 90 нан артык эт һәм мәче Казанда WOOF хәйрия фестивалендә тәкъдим ителәчәк

Мәйданчыкта хайваннар өчен азык, уенчыклар һәм дарулар кабул ителәчәк

Фото: Денис Гордийко

Казанның «Ак Барс Арена» стадионы мәйданчыгында 18-19 нчы майда ел саен үткәрелә торган WOOF хәйрия фестивале узачак. Анда шәһәр һәм республика приютларыннан 90 нан артык эт һәм мәче тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да сәламәт, прививкалар ясатылган, паспортлары бар. Йорт хайваннары шулай ук стерилизацияләнгән һәм социальләштерелгән.

Фестиваль кунакларын призлар уйнату, фотозона һәм белгечләрдән консультацияләр көтә. Чарада традиция буенча приют хайваннары өчен бүләкләр калдырырга мөмкин булачак. Әйтик, азык һәм табаклар, амуниция, чүпрәк-чапрак һәм пеленкалар, медикаментлар, лотоклар һәм тутыргычлар, уенчыклар.

Йорт хайваны алырга теләүчеләрне файдалы бүләкләр көтә. Булачак хуҗаларга үзләре белән паспорт алып килү зарур, чөнки хайваннарны җаваплы карап тоту турындагы килешү буенча бирәчәкләр.

«Без ел саен әлеге игелекле фестивальне үткәрәбез, ә ул нәтиҗәләре белән сөендерүен дәвам итә: тугыз ел эчендә җирле приютлардагы 1300 дән артык йорт хайваны үз хуҗасын тапты. Этләрне һәм мәчеләрне урнаштырудан һәм бу хәрәкәтне популярлаштырудан тыш, без фестиваль кунакларына йорт хайваннарының ничек урамда калуы һәм кешенең моңа йогынтысы турында сөйләргә тырышабыз», – дип билгеләп үтте «Ника» хәйрия фонды президенты һәм WOOF фестивален оештыручы Вера Митина. Ул, фестивальнең барлык активлыклары җылы бәйрәм атмосферасында уза, шуңа күрә казанлыларның өйгә дүрт аяклы дус алып китү мөмкинлеге булмаса да, аларны барыбер фестивальдә якыннары белән көтәбез, дип өстәде.

Чараның төп бурычы – мөмкин кадәр күбрәк мәче һәм этләрне яхшы кулларга урнаштыру, шәһәр халкын хайваннарга ярдәм итү эшенә җәлеп итү. Узган елларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 200 дән артык гаилә фестивальдән йорт хайваннары белән киткән.

Фестиваль 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Хөсәен Ямашев проспекты, 115а адресы буенча узачак. Этләр күргәзмәсе – 18 нче майга, ә мәчеләрнеке 19 нчы майга планлаштырылган.

Фестивальгә керү ирекле, дип хәбәр итте оештыручылар.

Барлык яңалыклар