Ел башыннан «Минем штрафларым. Казан» Telegram ботыннан 59 меңнән артык кеше файдаланды. Шәһәрлеләр әлеге сервис аша гамәлдәге штрафлар булу турында мәгълүмат, хокук бозу фотолары һәм административ хокук бозу турында эш буенча җентекле мәгълүмат алырга, шулай ук яңа штрафлар турында хәбәрнамәләр алуга язылу рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров хәбәр итте.
Моннан тыш, докладчы хәбәр иткәнчә, шәһәр Башкарма комитетының Бердәм контакт үзәге эшен яраклаштыру нәтиҗәсендә профильле белгечләргә штрафлар мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Административ комиссия хезмәткәрләре катнашуын таләп итүче мөрәҗәгатьләр саны 93% ка – 2024 елның июлендә 4252дән 2025 елның июлендә 369га кадәр кимегән.
Шулай ук шәһәрдә транспорт чаралары хуҗалары турында мәгълүматны тулысынча автомат режимда алу буенча идарә тармаклары арасында электрон багланышлар кертелде. Аны гамәлгә ашыруда административ комиссияләр, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Шәһәр трансформацияләре үзәге катнашты. Мәсәлән, 2025 елның 4 апреленнән кеше катнашыннан башка 85 меңнән артык сорау эшкәртелгән. Эшләрне карау вакыты 34 көннән 10 көнгә кадәр кыскартылды, ә өч белгечнең эше тулысынча автоматлаштырылды.
«Цифрлы җайланмалар административ эшне тизләтә һәм төгәлләтә, димәк, шәһәр идарә итү системасын нәтиҗәлерәк һәм үтә күренмәле итә», — диде Наил Биктаһиров.
Кануннардагы яңалыклар турында беренче булып белергә, гамәлдәге кагыйдәләрнең нормалары һәм таләпләре аңлатмаларын шәһәрнең административ комиссиясенең
Telegram каналында укырга мөмкин.