Ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен билгеләү өчен сораштыру 30 нчы майга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Республика халкының «Безнең ишегалды» президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 ишегалдын сайлап алу мөмкинлеге бар. Ишегалларын төзекләндерү эшен 2023 елның көзенә төгәлләргә планлаштыралар.
Моннан тыш, татарстанлылар киләсе елда төзекләндерергә кирәк булган парклар, скверлар һәм яр буйлары өчен тавыш бирә ала. Сораштыруда барлыгы 204 иҗтимагый киңлек катнаша, шул исәптән Казанның 27 объекты, моннан тыш, үз вариантыңны да тәкъдим итәргә мөмкин. Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Барлык теләүчеләр дә сылтама буенча сораштыруда катнаша алалар.
Парклар, скверлар һәм ишегаллары өчен сораштыру 15 нче апрельдә башланды. Быелгы тавыш бирүдә 14 яшьтән башлап катнашырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру өчен Казанда өстәмә рәвештә 500 млн сум акча бүлеп биреләчәк. 2021 елда Казанда 430 йортның 227 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Уңай якка үзгәрешләр 100 меңгә якын кешене колачлаган.