В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көрәш «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проекты кысаларында үтәчәк
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының юбилее уңаеннан Казанда «Бию көрәше» дип аталган бию турниры узачак. Анда профессиональ булмаган башкаручылар татар биюен биеп көч сынашачак. Турнир финалы 28 августта Г.Камал исемендәге театр каршында узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Татар биюе буенча турнирда 18 яшьтән өлкәнрәк булган, теләгән һәркем көч сынаша алачак. Моның өчен 31 июльгә кадәр konkurskazan@mail.ru электрон адресына видеоязма җибәрергә кирәк. Шулай ук ярышларда һәр пәнҗешәмбе көнне 18:00 сәгатьтә Кабан күле буенда уза торган «Хәрәкәттә - бәрәкәт» дәресләренең берсендә иң яхшы биеп, конкурсның катнашучысы булырга мөмкин.
Турнир финалы 28 августта Татарстан ур., 1 адресы буенча Камал театры каршындагы мәйданда узачак. Конкурсның бөтен нечкәлекләрен һәм нигезләмәсен ВКонтакте социаль челтәрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының рәсми төркемендә табып була.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проекты инде биш ел Казан мэриясе тарафыннан шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә телләр буенча комиссия ярдәмендә оештырыла. Бу еллар эчендә дистәләгән мастер-класслар оештырылды, ә былтыр 11 чара узды, аларда профессиональ биючеләр барлык теләүчеләрне татар биюләренә өйрәттеләр. Быел проект кысаларында 12 вакыйга планлаштырылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда «Тормыш агачы» проекты кысаларында ике чара узачак. Беренчесе – «Идел буе халыкларының рекрутлык йолалары һәм традицияләре» – бу атнада, 2 июльдә узачак һәм бәйрәм кунакларын Идел буе халыкларының мәдәни мирасы белән таныштырачак.