Республика халкы, план-схемаларга үз шәрехләрен 12-нче майга кадәр калдырып, фикер алышуда катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Татарстанның 35 районындагы ишегалларын төзекләндерү буенча 485 яңа план-схема «Безнең ишегалды» президент программасы сайтында урын алды. Шуларның 88 проекты Казанга карый.
Татарстан халкы яңа урнаштырылган план-схема буенча фикер алышуда 12-нче майга кадәр катнаша ала. Гамәлдәге үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә кешеләр белән шәхси очрашулар уздыру мөмкинлеге юк, шуңа күрә проектлар буенча кире элемтәне онлайн режимда алу планлаштырыла. Моның өчен татарстанлыларга сайттагы «Документлар» бүлегендә исемлектән үз ишегалларын табарга, проектны өйрәнергә, кире элемтә рәвешендә фикерләре белән уртаклашырга яисә аны кайнар линия телефоны буенча яңгыратырга кирәк: +7(800)275-20-20.
Шуннан соң барлык мөрәҗәгатьләр район проектлаучыларына тапшырылачак. Алар өйрәнеләчәк һәм программа принципларына туры килү-килмәү нисбәтеннән тикшереләчәк. Әгәр бер үк үтенеч белән күпсанлы мөрәҗәгатьләр теркәлгән булса, план-схема әлеге үзгәрешләрне кертү өчен эшләп бетерүгә җибәреләчәк, дип хәбәр ителә республика программасының Instagram-аккаунтында.
Бүгенге көндә республика халкына Татарстанның 1000-нән артык ишегалдын төзекләндерү проектларыннан файдалану мөмкинлеге бар. Сайтта 485 яңа план-схемадан тыш, инде фикер алышу стадиясен узганнары да урнаштырылган. Алар барысы да әлегә финал эшләнештә түгел. Халыкның мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәләре буенча күп кенә проектларга үзгәрешләр кертелә.
Урнаштырылган план-схемалар исемлеге тулылана, аларны этаплап урнаштыралар. Республика халкы смс-хәбәрнамәләргә программа сайтында яки кайнар линия номеры аша языла ала. Ишегалды план-схемасы басылып чыгу белән, язылучыга тиешле хәбәр киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. «Безнең ишегалды» проекты буенча 2020 елдан өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырылган иде. Бу максатларга якынча 50 млрд сум каралган. 2020 елга программа объектлары исемлегендә республиканың барлык муниципаль районнарындагы 1851 объект исәпләнә.
Илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле тотрыксыз икътисади вәзгыять аркасында программаны үтәү вакытын 3 елдан 5 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде, шул ук вакытта ишегалларының саны һәм эшләр исемлеге элеккечә калачак. Шул рәвешле, төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр озайтылды. Программаны гамәлгә ашыру графигы яңадан бүленәчәк - 2020 елда төзекләндерергә планлаштырылган ишегалларының бер өлеше киләсе ел исемлегенә күчереләчәк.