Чарада катнашучыларга конкрет ишегалларында нинди эшләр башкарылуы һәм аларның барышын ничек күзәтергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). 13 нче апрельдә Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы командасының шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр белән ачык очрашуы узачак.
Чарада катнашучылар программаның нинди принциплар буенча тормышка ашырылуын, конкрет ишегалларында нинди эшләр башкарылуын, аларның барышын ничек күзәтергә һәм ачыкланган җитешсезлекләр турында кая хәбәр итәргә кирәклеген белә алачак.
Очрашу 18:00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов ур., 2а) узачак, дип хәбәр итә программа кураторлары. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
15 нче апрельдә Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр белән очрашу планлаштырыла.
Очрашулар турында тулырак мәгълүматны, шулай ук булачак чараларның вакытын һәм урынын программаның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында белергә мөмкин.