Фото «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде
Казанда «Россия – минем тарихым» тарихи паркында Кырымның Россиягә кушылуы көненә багышланган ватанпәрвәрләр флешмобы узды. Акциягә 300дән артык катнашучы җыелды: яшьләр оешмалары вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары.
Яшьләр «Кырым», «Россия», «Мәңгегә» сүзләренә тезелделәр, композицияне Россиянең өч төсе белән тулыландырдылар. Активистлар кулларында төсле такталар, шулай ук Россия һәм Татарстан флаглары тоткан. Чара ватанпәрвәрләр композицияләре башкарган «ДоброБат» музыкаль төркеме чыгышы белән үрелеп барды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге матбугат хезмәте.
Акциягә «Бердәм Россия», «Яшь Гвардия» активистлары, «Воин» төбәк үзәге, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты вәкилләре, шулай ук шәһәрнең әйдәп баручы югары уку йортлары студентлары, алар арасында «ТИСБИ» Идарә университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ, Казан медицина университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты. Чарада шулай ук 28 нче гимназия, 125 нче һәм 89 нчы мәктәп укучылары, шулай ук Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәбе кадетлары катнашты.