Казанда 7 майдан Мөштәри урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу яңа торак комплексы төзелү аркасында суүткәргеч, канализация һәм газүткәргеч челтәрләрен күчерү белән бәйле.
7 майдан 30 июньгә кадәр Мөштәри урамында, Щапов урамына таба 14в номерлы йорт тирәсендә хәрәкәт өлешчә туктатылачак. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.