Киңәшмәдә катнашучылар дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге шартларында проектлар гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар.
Делегациянең килү максатлары турында очрашу башында БМО Европа икътисад комиссиясе икътисади хезмәттәшлек һәм сәүдә бүлегенең хезмәттәшлек һәм партнерлык секциясе җитәкчесе Джеффри Гамильтон сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, сәфәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган. “Берничә ай элек ТР Президенты БМО Европа икътисад комиссиясенең Женевадагы штаб-квартирасында булды. Үзенең сәфәре вакытында ул безнең җитәкчелеккә республикага аның дәүләт-шәхси партнерлыгын җәлеп итеп, никадәр актив эшли алу дәрәҗәсен билгеләү өчен экспертлар төркемен җибәрү соравы белән мөрәҗәгать итте, - диде Джеффри Гамильтон. Ул билгеләп үткәнчә, хисаптан кала, тикшерү нәтиҗәсе булып юл картасы төзеләчәк: “Безнең бурычыбыз – дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге коралын куллану өлкәләрен ачыклау һәм аны Татарстанда тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын табу”.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров экспертларны сәламләде. “Шәһәребезне күрергә вакыт табарсыз дип уйлыйм”, - диде ул. Илдар Шакиров Татарстан башкаласында соңгы 10 ел эчендә демографиянең, спорт һәм транспорт инфраструктурасының ничек узгәрүе, юл хәрәкәтен оештыру, җәмәгать киңлекләре хакында сөйләде. Ул шулай ук 2030 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисади үсеш стратегиясе ничек кабул ителүен дә искәртеп үтте. Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары берничә мисал китерде: Диализ клиникасы, Кремль яр буе, ТКХ һәм мәгариф өлкәләрендәге проектлар. “Дәүләт-шәхси партнерлыгы кысаларында калдыкларны җыю, аеру һәм утилизацияләү системасын камилләштерү теләгебез бар”, - дип сөйләде И.Шакиров. “Без төрле проектлар карарга әзер, ул шәһәр үсешенә юнәлдерелгән һәм коммерция ягыннан табышлы булырга тиеш”, - дип өстәде ул. БМО Европа икътисад комиссиясе белгечләре үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Очрашуда шулай ук БМО Европа икътисад комиссиясенең Дәүләт-шәхси партнерлык буенча белгечләр бюросы рәисе урынбасары Хафиз Салихов, комиссия вәкилләре Александр Баженов, Клаудио Меза, Брюно де Казале, Элизабет Жюли де Брукс, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре рәисе Ренат Галәветдинов, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры урынбасары Диана Габделхакова катнашты.